Хөкемдарлар Динар Зиннәтуллин белән Илдар Зариповны Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына узучы бәйгеләргә кертмәгәннәр. Бу хакта көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин менә нинди аңлатма бирде:

«Кемеровога «Себер Кубогы»на баргач, Красноярск вәкилләре бездән ярдәм сорадылар. Тиздән алар Россия чемпионатына сайлап алу өчен, Красноярск крае беренчелеге уздыралар. Квалификацияле хөкемдарлары бик аз булу сәбәпле, алар үзләренә Татарстан судьяларын җибәрергә сорадылар. Без әлеге тәкъдимне хуплап каршы алдык. Бу эшебезне Россиянең көрәш федерациясе белән берлектә, гамәлгә дә ашырдык: аларга Динар Зиннәтуллин белән Илдар Зариповны җибәрдек. Егетләр анда судьялар белән уку-укыту эше алып барачак, мастер-класс уздырачак, бәлки әле беренчелектә эшләрләр дә».

Радик Сабиров.

Динар Зиннәтуллин фотосы.

Чыганак: http://idel-tat.ru