Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Диварга дивар бәрелсә яки «Кызыл юл» күмәк хуҗалыгы призына үткән көрәш бәйгесе (+фото)

Кичә "Хыял" яшьләр үзәгендә «Кызыл юл» күмәк хуҗалыгы призына татарча көрәш бәйгесе үтте.

Районыбызда татарча көрәшебезне популяр итүгә зур көч куела. Балалар өчен үткәрелгән бәйгеләрнеӊ саны бихисап. Менә зурлар арасында мондый ярышлар саны хәйран кимегән иде.
Моннан 3 ел элек, «Кызыл юл» күмәк хуҗалыгы җитәкчелегенә зурлар арасында нәкъ менә яз көне зур көрәш оештыру труында тәкъдим булгач, алар каршы килмәделәр.
Бу елда үтә торган ярыш аерым үзенчәлекле булды. Олылар арасында диварга-дивар, ягъни команда-командага (стенка на стенку) каршы көрәшнеӊ үзенә хас кагыйдәләр белән булуы чын мәгънәсендә җиӊүчеләр кемнәр булачак, дигән сорауда билгесезлек тудырды.
Кем уйлаган, данлыклы Яӊгул командасы бу ярышларны бары алтынчы урын белән төгәлләр, дип. Салаучлыларныӊ финалга чыгуы да гаҗәп сыман тоелды.
Ярышларда беренче команда булып, Арбор командасы танылды. Икенчедә - «Татарстан», өченчедә Тимирязев исемендәге хужалык командалары булды.
«Кызыл юл» күмәк хужалыгы әзерләгән призлар да саллы булды, командалар сигезенче урынга кадәр акчалата бүләк алдылар. Әмма катнашучы командаларныӊ 13 булуы гына күӊелдә юшкын калдырды. Район буенча тулы составта чыгыш ясый торган 30лап команда тупларга мөмкинлек бар, кызыксыну гына кирәк. Урындагы җитәкчелекнеӊ нәкъ менә шул кызыксынуы, күӊел итмәве күп көрәшчеләрне бу матур бәйгедән мәхрүм калдырды.
Бәйге турыда алдагы хәбәрләрдә тулырак бирәчәкбез, фото һәм видео да урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250