Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Дүрт баш мөхәррир катнашты. Кайда? (+ бик күп фото)

18-21 яшьлекләр арасында Балтачта узган быелгы көрәш бәйгесе, чын мәгънәсендә, республика Сабантуена әйләнде. Ул җыр-бию, көчле алкышлар, котлаулар, батырларны күккә чөю...

Сабантуйларда гына баш батырны күккә чөяләр. Ә монда исә һәр үлчәү авырлыгында батыр калучыларны күккә чөйделәр. Монысы да әле безнең егетләргә эләкте. Дүрт егетебезне әнә шулай зурладылар. Әле тарихта да бер ярышта бер район вәкилләренең өч үлчәүдә чемпион булып танылуы сирәк күренеш. Баш тренерыбыз Ранил Габдрахмановның ул минутларда ниләр кичергәнен белсәгез икән... Финалга чыккан егетләребез үзләренең чын батыр икәнлекләрен раслап, Чепьядан Илназ Минмуллин/65 кг/, Яңгулдан Илсаф Рәфыйков/100 кг/, Чутайдан Булат Вафин/авыр үлчәүдә/ чемпион булсалар, Балтачтан Шамил Чевик 60 килограмм үлчәү авырлыгында икенче урынны яулап, командабызны мактаулы өченче урынга чыгардылар. Юкса, кайбер егетләребезнеӊ артык «кунакчыллык» күрсәтеп, берсе артыннан берсе төшеп калуы аркасында район командасыныӊ призлы урынга чыгуына тамаша карарга килгән җанатарларныӊ күбесенең өмете өзелгән иде.

Ярышларныӊ баш хөкемдары Фәнис Шәрипов әйтүенчә, көрәшчеләребезнеӊ кайберләрендә психологик яктан ныклык юк, җиӊеп барган килеш келәмдә оттыру очраклары булуы шуны ачык күрсәтә. Хөкемдарларныӊ эшенә, көрәшчеләрне урнаштыру, ашату-йоклату, гомумән, ярышларныӊ оештырылуына район тарафыннан зур игътибар бирелде. Бу турыда бәйгене карарга кайткан күренекле спорт журналистлары – «Татарстан яшьләре» газетасы баш мөхәррире Атлас Гафиятов, «Идел» журналы баш мөхәррире Радик Сабиров, «Сабантуй» журналыныӊ баш мөхәррире Илназ Фазуллин үзләренеӊ җылы фикерләрен белдерделәр.

Балтач районында татарча көрәшнеӊ бүгенгесе һәм киләчәге турында район башлыгы Рамил Нотфуллин белән «Идел» журналы сайтында басылган күләмле әӊгәмә дә бу мөнәсәбәтне ачык күрсәтте.

Ярышларга йомгак ясаганда, район башлыгы Рамил Нотфуллин, барлык мөмкинлекләр тудырылган бу бәйгедә безнеӊ команда беренче урынны алырга тиеш иде, әмма бу максатка ирешә алмадык, дип билгеләп узды. Көрәштә җиӊү-җиӊмәү турында фаразлау авыр булса да, команданыӊ ярышлар алдыннан бергә тупланмавы,гомуми күнегүләрнеӊ үткәрелмәве, үзебездә булгач, җиӊәрбез әле, дигән фикер өстен булмадымы икән дигән нәтиҗә ясарга җирлек тудыра, диде ул. Ничек кенә булмасын, җибәрелгән кимчелекләрне тагын бер кат барлап, киләчәктә аларныӊ кабатланмавын тәэмин итү районда спорт эше өчен җаваплы хезмәткәрләрнеӊ төп бурычы булып торачак, дип ассызыклады район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев