Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Дулкын"да кабат ярышлар. Нинди дисезме? (+бик күп фото)

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, “Дулкын” бассейнында  әти-әниләрнең иганәчелек ярдәме белән ярышлар булып узды.

Спортчыларны һәм җанатарларны район спорт мәктәбе директоры Марат Исмәгыйлов сәламләде.

-Бассейнда әледән-әле ярышларның үтеп торуы күркәм төс ала бара. Бу кечкенәдән сәламәт яшәү рәвешен алып бару турында сөйли. Бәйгене оештыруда ярдәм иткән әти-әниләргә чиксез рәхмәт, -диде Марат әфәнде уңышлар теләп.

Гомум нәтиҗәләр буенча, кызлар арасында: Балтач гимназиясеннән Иркә Шакирова -1 урынны, Норма мәктәбе укучысы Алсу Кәримова -2 урынны, Балтач мәктәбеннән Таңсылу Мөхәммәтгалиева 3 урынны яуладылар. Ә малайлардан  җиңүчеләр:  Балтач гимназиясеннән Наил Хәкимов -1, Кече Лызи мәктәбеннән Рамазан Хәйруллин - 2, Балтач мәктәбе укучысы Айрат Әхмәтҗанов 3 урын  яулады.

Җиңүчеләр медаль, диплом, кубок белән бүләкләнделәр. Тренер Ильмира Шәрифуллинага да куйган хезмәтләре өчен Рәхмәт хаты тапшырылды. Ярышларны гадел хөкем итүче судьялар да истәлек бүләкләренә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев