Егерме алтынчы бәйге
Тимирязев исемендәге хуҗалыкның үз призына көрәш ярышлары үткәрә башлавына шуның кадәр ел үткән икән инде. Күптән түгел егерме алтынчы бәйге узды. Һәр эшнең башы, идея бирүчесе, оештыручысы булган кебек, мондый төр ярышлар да бер сәбәпсез генә үткәрелә башламагандыр. Бу хакта хуҗалыкның ул чактагы җитәкчесе Сәйдәш абый Исрафиловтан сораштык.
– Әллә нинди “ски”лары юк инде аның үзе. Ул чакта көрәш ярышлары әле бу кадәр күп түгел иде. Районның татарча көрәш федерациясе җитәкчесе Фәрит Әхмәдиев: “Әйдә, берәр көрәш бәйгесенә спонсор булыгыз әле”, – диде дә, ризалаштык...
– Үзегез дә яшь чакта көрәштегезме әллә?
– Юк, көрәшмәдем. Кеше үтенеч белән мөрәҗәгать иткәч, үткәреп карыйк дип уйладык. Ул елларда ук көз көне ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы беренчелегенә көрәш ярышлары үтә иде инде. Безнең ярышлар ел да шуның алдыннан үткәрелә башлады. Бу үзенә күрә әлеге ярышларга әзерлек этабы да булып тора башлады. Беренче елны ук анда әллә ничә команда катнашты. Районда көрәшнең бик популяр еллары бу. Һәр команда күп көрәшчеләр белән катнаша иде. Беренче елларда ул ярышлар “Сельхозтехника”ның спорткомплексында үтте, аннан урыны үзгәрде. Беренче елны ук җиңүче командага тәкә куйган идек, бу гадәт әле дә дәвам итә. Баштагы елларда аерым спонсорлар да үз призларын, әйтик, иң яшь көрәшчегә, иң матур алым күрсәтүчегә кебек призларын куя иде. Шуның белән дә популяр булып китте, ахры, ул.
Сәйдәш Мәгъсүмовичтан соң хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән Фәрит Гыйрфанов та бу ярышларны дәвам итә. Баксаң, беренче ярышта әле ул үзе дә көрәшкән икән.
– Колхозга кайтып инженер булып эшли башлаган ел иде ул. Колхоз комсомол оешмасы секретаре итеп тә сайлап куйдылар. Институтта укыганда дзюдо, самбо белән шөгыльләнгән идем. Биш ел буе бер көн калмый шөгыльләндек, үз артыбыздан бик күп егетләрне, бездән соң укырга кергән яшьләрне дә иярттек дисәм дә арттыру булмас. Шуңа күрә көрәш минем өчен бөтенләй чит спорт түгел иде, команда составына кеше кирәк булгач, бик теләп катнаштым. Үземнең җиңгәнне-җиңелгәнне хәтерләмим, команда белән беренчеме-икенчеме урынны алган хәтердә. Үзем җитәкче булгач та бу ярышларны дәвам иттек. Команда туплауда, яшьләрне әзерләүдә гомер буе Норма урта мәктәбенең физкультура укытучысы Наил Гарифуллинның өлеше зур булды. Балалар белән дә, яшьләр белән дә бик теләп шөгыльләнде (әле дә шөгыльләнә – ред) ул. Мәктәптән бик көчле яшьләр чыкты, көрәш секцияләре даими эшләде, ул елларда колхозлар көрәш буенча тренерларга беркадәр өстәмә хезмәт хакы да түләп тора идек әле. Төрле еллар булды: күчмә кубок бездә калган чаклар да, Яңгулга киткән еллары да...
“Татарстанның спорт остасы”, Рәсәй Сабантуе баш батыры, Яңгулның легендар көрәшчесе Илдар Рәфыйков Яңгул командасының бу ярышта ничә тапкыр чемпион булып калганын хәтерләмәсә дә, төп көндәшлекнең күп очракта нәкъ менә хуҗалар белән ике арада баруын әйбәт хәтерли.
– Мондый ярышлар ул елларда гына түгел, хәзер дә бик кирәк, – ди ул. – Аларның хәзер саны бик күп, бигрәк тә балалар, яшүсмерләр арасында үткәннәре сөендерә. Спортчыга чыныгу, өстәмә күнекмә алу өчен дә кирәк, тренерлар да башкалар көрәшен күзәтеп, яңа алымнар өйрәтә, кимчелекләрне төзәтергә юнәлеш бирә. Җырчыларга остару, шомару өчен сәхнә кирәк булган кебек, көрәшчеләргә дә ныгу өчен мәйдан кирәк. Һәр ярышны түземсезлек белән көтеп аласың. Быел бигрәк тә. Яздан бирле рәсми, зур бер төрле ярыш та үтмәде. Тимирязев исемендәге җәмгыять призына ярышлар күп өзеклектән соң беренчесе булды. Шуңа да монда яңгуллылар җиңүгә икеләтә сөендек. Ярышларны зур әзерлек белән оештырган хуҗалык җитәкчеләренә, барлык хезмәте керүчеләргә, тренерларга һәм матур уен күрсәткән барлык көрәшчеләргә дә зур рәхмәт.
Соңгы елларда бу ярышлар Балтач спорткомплексында күпсанлы көрәш фанатлары – тамашачылар катнашында үтә иде. Быелгы вәзгыять үз төзәтмәләрен кертсә дә, ярышлар җитди, кызу барды. Уналты команда һәм йөздән артык көрәшче җиңүче исемен алу өчен бил алышты. 2020 ел кубогы кабат “Яңа тормыш”ка китте. Икенче урында – “Кызыл юл”, өченчедә – “Арбор”, дүртенчедә – “Татарстан” хуҗалыгы командалары. Тимирязевлыларга быел бишенче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде. Хәер, монысы киләсе ярышларга яхшырак әзерләнү өчен бер сәбәп булыр дип ышаныйк.
Ә хәзер үз авырлыкларында җиңүчеләр белән танышыгыз:
60 кг авырлыкта:
1 урын – Айнур Галимуллин (“Яңа тормыш”);
2 урын – Рамил Хәйруллин (“Кызыл юл”);
3 урын – Дилүс Нуриев (Тимирязев исем.);
4 – урын Салават Латыйпов (“Арча” җәмгыяте).
65 кг авырлыкта:
1 урын – Илдан Әхмәтханов (“Яңа тормыш”);
2 урын – Дамир Ишморатов (“Татарстан”);
3 урын – Адил Фазылҗанов (Тимирязев исем.);
4 урын – Тимур Зайцев (“Кызыл юл”).
70 кг авырлыкта:
1 урын – Илназ Минмуллин (“Арбор”);
2 урын – Ирек Әхмәтханов (“Яңа тормыш”);
3 урын – Илмир Габбасов (“Маяк”);
4 урын – Ранил Ганиев (Тимирязев исем.).
75 кг авырлыкта:
1 урын – Илгизәр Галимуллин (“Смәел”);
2 урын – Фәнзил Шакиров (“Арбор”);
3 урын – Рәис Низамов (“Арбор”);
4 урын – Фәннур Әгълиуллин (“Кызыл юл”).
85 кг авырлыкта:
1 урын – Фәннур Латыйпов (“Татарстан”);
2 урын – Рөстәм Сираҗиев (“Труд”);
3 урын – Айдар Фазылҗанов (“Арча” җәмгыяте);
4 урын – Айдар Галиев (“Дуслык”).
100 кг авырлыкта:
1 урын – Руслан Рәфыйков (“Яңа тормыш”);
2 урын – Рәдис Сәмигуллин (“Кызыл юл”);
3 урын – Инсаф Рәфыйков (“Яңа тормыш”);
4 урын – Илшат Хәйруллин (“Арбор”).
100 кг. нан югарыда:
1 урын – Булат Вафин (“Кызыл юл”);
2 урын – Ранил Сафиуллин (“Яңа тормыш”);
3 урын – Рүзәл Һадиев (“Дуслык”);
4 урын – Айнур Ганиев (Тимирязев исем).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев