Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Егермедән артык бала Яр Чаллы каласына барды

6 апрельдә, Яр Чаллы каласында, кул көрәше буенча ачык беренчелек узды. Ул Россиянең спорт мастеры Юрий Сорокинга багышланды.

Биредә безнең район егетләре, кызлары да катнашты. Яңгулдан Эльвира Сәләхетдинова, Рамил Сабиров үз үлчәү авырлыкларында беренчелекне яуладылар. Субаштан Энҗе Гайнетдинова, Чепьядан Алсинә Мостафина, Вероника Арыкова, Салавычтан Алинә Зиннәтуллина икенче урын алдылар.Чепьядан Алина Афанасьева, Салавычтан Камилә Вәлиева, Яңгулдан Руфия Габделхакова, Әлфинә Хәбибуллина, Ирек Зыятдинов өченчелектә калдылар.

Афәрин, егетләр-кызлар! Тренерларыгызга да дан! Ярышка барлыгы егермедән артык бала барган. Калганнарга да алга таба зур уңышлар насыйп булсын!

Фото: Ранил Сафиуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армрестлинг