Егетләр карт машиналарында җилдереп, карны да эреттеләр (фото)
Бүген "Балтач сөт-май комбинаты" янәшәсендәге мәйданчыкта карт ярышлары булып узды.
- Абый, булмады бит, - дип килде бер малай остазы янына.
- Булырга әйткәнне тыңламадың бит...
- Беренче скоростька кермәде бит ...
- Кермәсә, беренчесе сиңа кирәк тә түгел, өчкә я дүрткә тык дидем бит.
Малай аптырап карап торды да, китеп барды. Аллаһы боерса икенче елга бәхет елмаер әле үзенә.
Инде финиш сызыгын үтеп кергән машиналар янына тамашачылар да җыелып, картларны өйрәнделәр. Бәяләрен дә сөйләшми калмадылар. Кемнәрдер ярыштан тыш та йөреп карау мөмкинлегенә лаек булды.
"Хыял" яшьләр үзәгенең дәртле музыкасы астында кайнар чәй һәм тәмле коймактан авыз итеп, кояшның назлы нурлары астында җиңүчеләрне бүләкләү мизгелләрен көттек. Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов һәм ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рафил Фәйзрахманов һәрбер катнашучының кулын кысып грамота тапшырдылар, ә җиңүчеләр медаль һәм саллы бүләкләргә лаек булдылар.
II урын - Илсаф Ибраһимов (Кукмара)
III урын - Никита Михайлов (Кукмара)
II урын - Динар Хөснетдинов (ДОСААФ)
III урын - Ильяс Сабирҗанов (ДОСААФ)
II урын - Кәрим Һадыев (ЦВР)
III урын - Ярослав Ватомов (Лаеш).
Ярыш башланганчы мәйданчыкта кыш, юлларда ап-ак кар иде. Ә инде җиңүчеләрне бүләкләгән минутларда яз үзенең назлы карашы белән күңелләрне җылытып, карларны эретергә өлгерде. Гүя ул да шундый шатлыклы чарага ихластан куанып, балаларның сөенечен уртаклашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев