Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Егетләребез Россия беренчелегендә җиңүчеләр рәтендә ...

Чабаксар шәһәрендә яшьләр арасында татарча көрәш буенча Россия беренчелеге булып узды.

"Татарстан яшьләре " газетасы призына ярышларда чемпион калып безнең 2 егетебез бу беренчелеккә путевка алганнар иде. Һәм әйтергә кирәк Россия күләм сынауны да уңышлы үтеп чыктылар.
Икесе дә Яңгул мәктәбеннән булган Илдан Әхмәтханов 60 килограмм үлчәү авырлыгында чемпион булып танылса, Ильнар Муллахмәтов 70 килограмм үлчәү авырлыгында икенче призлы урынны яулады.
Ә менә тагын бер егетебез Чепьядан Илназ Минмуллин Киров өлкәсе командасы составында бил алышып 65 килограмм үлчәү авырлыгында өченче призлы урынны яуладылар. Әнә шулай районыбыз даны республика чикләрен дә узып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250