Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Энҗе – бердәнбер. Кайда? Ни өчен? (+фото)

Кечкенә малайларның карт машиналары белән кызыксынуын күрү аеруча куанычлы. Ни хикмәт, араларында бердәнбер кыз да бар. ДОСААФ мәктәбендә шөгыльләнүче Энҗе Хисмәтуллина Балтач кызы.

–  Әлеге спорт белән быел гына  шөгыльләнә башладым, бик ошый. Картта йөргән вакытта күңелдә ташыган хис-кичерешләрне сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел, – ди Энҗе.

– Биредә йөрүчеләрнең барысы да малайлар, беренче карашка бу спорт төре кызларныкы түгел кебек. Энҗенең биредә шөгыләнүенә  ничек каршы килмәдегез? – дип  кызыксынам әнисе Алиядән.

– Үзе кызыксынгач, теләге булгач каршы килмәдек. Хәзер бит хатын-кызның руль артында булуы гадәти хәл. Беренчедән, кайсы гына спорт төрен алсак та, ул нык характер тәрбияли, монысы миңа калса, иң мөһиме. Икенчедән, күнекмә һәм белем булу  кечкенәдән юлда хәвеф-хәтәрсез йөрүне тәэмин итә, машина йөртү осталыгын арттыра, – ди Алия.

- Балаларны компьютердан аерып, спорт белән кызыксындырырга кирәк. Аларның картингны үз итүләренә күңел сөенә, –  дип сүзгә кушыла Алиянең тренеры Фәнис Хәйруллин.

Картинг спорт төре белән шөгыльләнүчеләр якын тирә районнарда узучы ярышларның берсеннән дә калмый. Һәм һәрберсеннән зур җиңүләр белән кайталар. Күптән түгел Балтачның “ДОСААФ” командасы егет-кызлары Арчада узган районара ярышларда икенче призлы урын алып кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев