Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Эзләнәләр...бадминтон федерациясендә.

Бигрәк тә эзләнүчән кеше инде ул бадминтон федерациясе рәисе Равил Кәримов. Әле кичә генә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышлап, "диварга-дивар" формасында район үзәгендә урнашкан Балтач мәктәбе һәм гимназия коллективларын очраштырды.

Коллективта булган укучылар, укытучылар яшь аерымлыкларына бүленеп үзара көч сынаштылар. Һәм әйтергә кирәк, бик матур, файдалы, кирәкле ярыш булды.
1-4 сыйныф малайлары һәм кызлары арасында гимназия балалары җиңүче булса, 5-8 сыйныф укучылары арасында гимназия малайлары җиңү яуласа, кызлар арасында өстенлекне балтачлылар алды. 9-11 сыйныф укучылары арасында янә гимназиялеләр көчле булып чыкты.
Ә менә 35 яшькә кадәрле укытучылар арасында Балтач мәктәбеннән Эльмира Җәләлова һәм гимназиядән Ринат Мөхәрләмов, аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында Балтач мәктәбеннән Елена Шәйхиева белән Ильяс Галимуллин өстен чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250