Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Факел районнан уза

Күптән түгел райбашкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җирле үзидарәләр, предприятие, оешма, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен комитетның зур утырышлар залына җыйды.

Казанда узачак Универсиада турында сөйләшү булды. Универсиада дирекциясеннән килгән вәкил Гүзәл Габбасова аңа әзерлекнең торышы, уен төрләре, билетларны каян ничек алып булуы һәм башкалар турында сөйләде. Универсиада объектларын әзерләүдә районыбыз хезмәтчәннәре керткән өлешне югары бәяләп рәхмәт белдерде. Универсиада факелы 28 июнь көнне безнең район аша да узачак һәм аңа әзерлек мәсьәләләре турында да сөйләшенде. Универсиада билетлары ачылу һәм ябылу тантаналары гына мең сумнан югары. Калган көннәрдә уен төрләренә карап 30 сумнан башлап 300 сум. Спортчылар 27 төрдә көч сынашачак. Билетларны www.kassir-kazan2013.ru сайты аша да алырга мөмкин.

Фото: uznayvse.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250