Хезмәт

Фарис дөнья яулый

Декабрь башында Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә 1993-1994нче елларда туган инвалид егетләр һәм кызлар арасында армспорт буенча дөнья беренчелеге булып узды.

Бүгенге көндә Казан энергетика колледжының икенче курсында белем алучы Сосна Пүчинкәсе егете Фарис Вәлиев үзенең тренеры Фагыйль Гайнетдинов белән шушы ярышларда катнашып, 65 килограмм үлчәү авырлыгында өченче призлы урынны яулады. Егетебезгә матди ярдәм күрсәткән «Бөрбаш» җәмгыяте рәисе Рафис Солтанов армспорт буенча Рәсәй ассоциациясе президенты А.Филимоновның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: