Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Федерация кубогы өчен

Балтач муниципаль районы шахмат федерациясе, 2012-2013 елгы кышкы сезонда, икенче мәртәбә ир-атлар өчен (мәктәп балалары кертелми) шәхси беренчелеккә шахмат ярышлары оештыра.

Жирәбә алу һәм ярышларның беренче туры 13нче декабрь көнне 17.00 сәгатьтә Балтач бистәсе китапханәсендә үтә.
2012 (декабрь) - 2013 (апрель) еллар дәвамында ярышта катнашучы үзенең һәрбер көндәше белән (10-12 кеше хисабыннан) рәттән 4 партия уйнарга тиеш була, бу партияләрнең икесенә берәр сәгать, икесенә 30ар минут вакыт бирелә. Уеннар һәр атнаның чәршәмбе көнендә кичен 17.00-20.00 сәгатьләрдә уздырыла.
Хөкемдарлар коллегиясе җиңүчеләр дип максималь очко туплаган шахматчыларны билгеләячәк һәм ярыш батырлары иганәче - «Балтачагрохимсервис» акционерлык җәмгыятенең түбәндәге призларына лаек булачак:
1 урын - күчмә кубок, медаль, диплом, 5000 сум акчалата приз;
2 урын - медаль, диплом, 3000 сум акчалата приз;
3 урын - медаль, диплом, 2000 сум акчалата приз;
4 урын - 1000 сум акчалата приз.
Искәрмә: 15нче декабрь көнне дә Дорга мәдәният йортында «Активист» җәмгыяте призына шахмат ярышлары уза. Башлана - 9 сәгатьтә. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250