Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Фидаил истәлегенә көрәш ярышлары үтте (фото)

Кризис дигәнең бар кешенең дә кесәсенә сукты. Танылган көрәшче, мәрхүм Фидаил Шакировның абыйсы Наил белән ике айлап баш ваттык. Уздырып булырмы икән ярышларны? Ничек итсәк иттек, узды ярышларыбыз.

Калган эшкә кар ява, бер калса, калачак. Район спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафисовичның да фикере шундый булды. Үз фикерендә нык торды ул. Бүләксез булса да уздырабыз. Уйлаганнан да яхшырак узды ярышлар. Бөтен авыл бәйрәм итте бу көнне. Залда энә төшәрлек тә урын юк иде. Хәер, ярышларны карарга картлар килә торган бердәнбер төбәгебез инде ул - Бөрбаш авылы. Келәмнәрдә көрәш кызган арада, мәктәп укучылары карга боткасы ашады, авыл халкы урамда чыңлап торган коймактан, шашлыктан авыз итте. Мәдәният йортыннан урамга кичкә кадәр моңлы татар көйләре агылды. Менә бу көрәш, менә бу бәйрәм, ичмасам. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк безгә.

"Безнекеләрне монда алып килеп күрсәтәсе иде", - диде, үзе дә көрәш дөньясында зур дәрәҗәләргә ирешкән кукмаралы Фәнил дус.
Малайлары да үзе кебек, 9 малайның 5се приз алып кайтып китте. 2000 елда һәм аннан соңгы елларда туган 74 яшь көрәшче бил алышты бу көнне. Араларында хәтта 26 килограммлы балалар да бар иде. Ә инде аларның көрәшен күзәтү үзе бер хозурлык. Кайсы шатлыгыннан сикерә, кайсы елый… Әнә шундый манзара булды бу көнне.
Ярышларны ачу тантанасында да күп ярышның бу кадәр кунакны күргәне юк әле. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, Бөрбаш җирлеге башлыгы Сәйдәш Хәкимов, район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев, район спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, мәктәп директоры Гүзәл Бариева, бертуган Наил, Сәет, Дамир, Рафаэль Шакировлар… Санап кына бетерерлек түгел иде, алар. "Ярышлар турында әйтүем булды, берсе дә каршы килмәде. Зур ярдәмне грузин кияү Робинзон Майсурадзе, Нормадан туганыбыз Илшат Шакиров, Мәскәүдә яшәүче Ринат Миннебаев, авылда яшәүче барлык туганнарыбыз, җәмгыять җитәкчебез Рафис Солтанов, мәктәп директоры Гүзәл Бариева күрсәттеләр. Рәхмәт, барысына, бар авылдашларга, Фидаилне онытмаулары өчен", - дип уртаклашты фикерләре белән Наил абый.
Көрәше дә кызу булды. Альберт Миннехановта шөгыльләнүче Смәел егетләре тәки данлы Яңгул, Чепья егетләренең артыннан бастырып киләләр бит. Бу юлы тагын бар халыкны шаккатырып, яңгуллылардан гына калышып, икенче урынны яуладылар. Хәтта, Чепья егетләре дә аларга юл биреп, өченче урынга калдылар. 6 малае приз яулады аның. Менә кайда күренә ул тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Шул ук вакытта, бар халкы көрәшне үз иткән Бөрбаш авылында көрәшнең сүнеп баруын күреп безнең күңелләребез беркадәр сыкрау кичерә. Нигәдер аякка баса алмый әле Бөрбаш малайлары. Югыйсә, бар мөмкинлекләр дә бар биредә. Бүләкләре дә бик мулдан булды. Иганәчеләр мәктәпне дә онытмаганнар. Туплар комплекты бүләк иттеләр үзләренә. Сәет Шакиров исә, федерациянең күкрәк билгесенә лаек булды.
Инде җиңүчеләребез белән таныш булыйк.
30 кг. кадәр: Ильяс Йосыпов /Чепья/, Рәйхан Зиннәтуллин /Арбор/, Әлфис Галимов /Бөрбаш/,
36 кг.кадәр: Алмаз Галләмов /Арбор/, Кирилл Кузнецов /Яңгул/, Ранис Зарипов /Чепья/,
40 кг.кадәр: Руфин Афанасьев /Чепья/, Рәсим Зәйнуллин /Яңгул/, Кәрим Ногманов /Пыҗмара/,
43 кг.кадәр: Инсаф Кәримуллин /Кукмара/, Тимур Зайцев /Яңгул/, Фәнис Нигамадянов /Яңгул/,
46 кг.кадәр: Илгизәр Галимуллин /Смәел/, Әдел Фазылҗанов /Норма/, Рәшит Бариев /Салавыч/, 50 кг.кадәр: Аяз Зиннәтуллин /Смәел/, Салават Усманов, Анатолий Данилов /икесе дә Кукмарадан/,
55 кг.кадәр: Руфил Хәбибуллин /Яңгул/, Альмир Зарипов /Кукмара/, Илшат Низамиев /Смәел/,
60 кг.кадәр: Алмаз Гыйльметдинов /Арбор/, Фирдүс Галимуллин /Смәел/, Рәниф Камалов /Чепья/,
65 кг.кадәр: Илгизәр Габделбәров /Смәел/, Абдулсамад Шакиров /Кукмара/, Илназ Мөхәммәтгалиев /Чепья/,
70 кг.кадәр: Руслан Йосыпов /Яңгул/, Фәннур Әглиуллин /Смәел/ (Бү үлчәүдә 2 генә көрәшче иде - Н.С.). Авыр үлчәүдә: Айнур Ганиев /Норма/, Инсаф һәм Илсаф Рәфыйковлар /Яңгул/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250