Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Фидәил Шакиров һаман да арабызда... (фото)

51 яшендә арабыздан киткән Россиянең атказанган спорт остасы Фидәил Нури улы Шакировны авылдашлары, туганнары онытмый. Аның исемен мәңгеләштерү ниятеннән Бөрбашның үзәк урамына аның исеме бирелде. Мәктәптә көрәшчеләр почмагы булдырылды.

Инде менә ничә ел рәттән шушы җирлектә аның истәлегенә балалар арасында татарча көрәш ярышлары уздырылып килә. "Без бу ярышларны ел саен диярлек авыл бәйрәме буларак уздырырга тырышабыз", - диде безгә мәктәп директоры Гүзәл Бариева.
Чыннан да бу көнне безне авыл дәртле музыка, табаларда чыжлап торган коймагы, кайнар чәе белән каршы ала торган иде. Башкалабыздагы "Адмирал" сәүдә йортындагы фаҗигале хәлләр сәбәпле быел музыкасы гына булмады. Ә калганы барысы да эшләнгән бөрбашлылар тарафыннан. "Карга боткасы"на хәтле пешерелгән иде. Бер төркем балалар урманга барып канатлы дусларыбызга оялар да элеп кайттылар. Кыскасы умартадай гөжләп торды бу көнне авыл.
"Матур яшисез икән. Безнең мондый хәлне бер җирдә дә күргәнебез юк.", - дип киттеләр Кукмара дусларыбыз. Бигрәк тә балаларны, килгән кунакларны ашханәдә бушлай ике мәртәбә тукландыруга исләре китте аларның. Бу нисбәттән олы рәхмәтебезне "Бөрбаш" хуҗалыгы җмтәкчесе Рафис Солтановка җиткерәсе килә. "Бер гозеребезне дә кире какканы юк", - дип искә алдылар аны бүген дә авылдашлары.
Турнирның зур-зур бүләкләрен әзерләгән мәрхүмнең тормыш иптәше Фирдания Рөстәм кызына, кызлары Гөлнара, Лилианага, кияүләре Робинзон Карлович Майсурадзега да рәхмәт хисләребезне юллыйбыз. Заманында көрәш мәйданнарында үзләре дә бил алышкан Исмәгыйль Мостафин, Таһир Исрафиловлар да буш кул белән килмәгәннәр иде.
25 һәм 27 килограмм үлчәү авырлыгындагы нәниләребезнең көрәшен караудан да рәхәт тамаша була ала микән ул. Бигрәк эчкерсез инде үзләре. Әз генә егылып китсәләр дә күзләреннән яшь атылып чыга. Әй күңнел биреп, елый-елый көрәштеләр дә инде үзләре. Хәтта кайберләрен ярышларны тамаша кылырга йөрүче әтиләре дә тынычландыра алмады. "Елаган балада өмет бар анда",- дияргә ярата Рафис Насыйбуллин. Чыннан да ул балаларны безгә соңыннан җиңүчеләр арасында күрергә дә насыйп булды.
Кукмарадан да көчле көрәшчеләр килгән иде. 8 бүләк аларга китте. Кукмарадан Зарипов Рәиснең генә көрәше үкенечлерәк булды. 3 әйләнештә барлык көндәшләрен чистага отып килгән егетебез 4 нче алышта кулын авырттырып келәмгә чыга алмады, шунлыктан чемпион каласы егетебез өченче урын белән кәнагатьләнде. Нинди генә хәлләргә юлыкмыйсың инде бу көрәштә. Наил абый Шакировның оныгы авырткан җиреннән торып көрәшкә килеп, өченче урынга лаек булды. Өстәвенә Таһир абыйсының махсус бүләгенә дә лаек булды. Көрәшче каны ага шул, малаебызда. "Кара , малай качып киткән көрәшкә", - дип килеп керде залга заманында үзе бил алышкан Миңнегали Шакиров. Болай булгач, көрәшебез бетмәячәк әле, дип уйлап куйдым шулчак, ирексездән.
Быел җиңүче команда да адресын үзгәртте - Чепья егетләре яулады, беренчелекне . Икенче урында Яңгул, өченчедә Норма мәктәбе көрәшчеләре.
Инде чемпионнарыбызны атар вакыт җитте. Ильяс Йосыпов /Чепья-25 кг/, Артур Григорьев /Чепья-27 кг/, Руфин Афанасьев /Чепья-32 кг/, Наил Шамбазов /Кукмара-36 кг/, Айзат Гәрәев /Балтач-40 кг/, Зөфәр Шәйхетдинов /Куныр-46 кг/, Айнур Галимуллин /Кукмара-50 кг/, Булат Шәйхетдинов /Кукмара-60 кг/, Илсаф Рәфыйков /Субаш-70 кг/, Илсаф Шакиров /Арбор - авыр үлчәүдә/.
Барлык җиңүчеләргә, хөкемдарларга кыйммәтле бүләкләр, дәрәҗәле медальләр, дипломнар, ярышларның башында торучы бертуган Наил һәм Рафаэль Шакировларга Рәхмәт хаты, федерациянең күкрәк билгесен тагу белән тәмамланды, быелгы турнир.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250