Футбол буенча Бразилиядә дөнья чемпионаты барганда, Балтач районында да предприятие, оешма, хуҗалык командалары арасында футбол беренчелеге булып узды.
Район командалары белән берлектә Мари иленнән Мари-Төрек районы җыелма командасы да катнашты. Барлыгы 12 команда җыелып, алар 3 зонада иӊ-иӊнәрен ачыкладылар.
Группада 1 нче урынны алган командалар турыдан-туры финал ярышларына уздылар. Болар «Яӊа тормыш», «Норма», «Карадуган» командалары. Группаларында 2нче урынны алган «Татарстан», «Мари-Арбор», «Аякс» командалары арасында финалга 1 путевка өчен көрәш барды. Нәтиҗәдә «Татарстан» командасы финалда!
29 июнь көнне Карадуган авылы футбол стадионында финалга чыккан 4 команда районнныӊ иӊ көчле футбол командасын ачыкладылар. Явып торган яӊгыр да, футбол кырындагы җыелып торган сулар да, баштан-аяк чыланган киемнәр дә футболчыларны куркытмады, иртәдән-кичкә кадәр кызу көрәш барды.
Дөнья беренчелегендә әллә ни уӊышка ирешә алмаган Рәсәй уенчыларына тота торган акчаныӊ 1000нән 1 өлешен генә туләсәләр дә, белмим, безнеӊ район футболчыларны нинди уен күрсәткән булырлар иде. Менә нәтиҗәләр:
«Яӊа тормыш» - «Карадуган» 4:3
«Татарстан» - «Норма» 2:1
3 нче урын өчен киеренке көрәштә Норма командасы карадуганлыларны җиӊде.
Финалда «Яӊа тормыш» командасы салаучлылардан өстен булып(3:0) 2014 елныӊ Балтач районы чемпионы исемен яуладылар. «Татарстан» командасы көмеш медальләргә лаек булдылар.
Иӊ яхшы капкачы - Садыков Рифнур(Норма)
Иӊ яхшы сакчы - Габделхаков Тимур (Салавыч)
Иӊ яхшы ярымсакчы - Галимов Ленар ( Карадуган)
Иӊ яхшы һөҗүмче - Шарафиев Марат (Яӊгул)
Районныӊ спорт, яшьләр эше бүлеге әлеге ярышларны оештыруда зур көч куйган «Игенче» күмәк хуҗалыгына һәм аныӊ җитәкчесе Булат Зиятдиновка үзенеӊ зур рәхмәтен белдерә.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев