Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Гаилә старты

Узган атнада бистәнең чаңгы трассасында «Гаилә старты» дип исемләнгән гаилә спорт бәйрәме булып узды.

Балтачта урнашкан оешма, предприятие, учреждениеләр хезмәткәрләренең гаиләләре 1 чакрым араны чаңгыда шуу буенча үзара көч сынашты. «Балтач газы» идарәсеннән Рөстәм, Люция, Рахман Нигъмәтҗановлар үзләрен иң җитезләр итеп танытса, Балтач урта мәктәбеннән Алмаз, Гөлчәчәк, Айрат Шәрәфетдиновлар азга гына калышып финиш сызыгын икенче булып кисеп узды. Ә менә өченче урынга район хәрби комиссариатыннан Фәрит, Фәйрүзә, Фәнзил Кәримовлар лаек дип табылды. Җиңүчеләр район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең кыйммәтле бүләкләре, диплом белән бүләкләнде. Чарада катнашучы башка гаиләләр дә истәлек бүләкләренә ия бүлды. Әлеге күркәм бәйрәм матур традициягә әйләнсен дигән изге теләктә чарага нокта куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев