Галия бөтенроссия ярышында зур уңышка иреште
Галиянең көчле рухы, тырышлыгы һәм осталыгы аның җиңүенә сәбәпче булды
26-28 июнь көннәрендә Йошкар-Ола шәһәрендә төрле стильле каратэ буенча бөтенроссия ярышлары үтте. Әлеге зур һәм киң масштаблы ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән яшь спортчылар көч сынашты.
Бу ярышларның төп максаты — яшьләр арасында спортка мәхәббәт уяту, осталыкларын арттыру һәм спортчылар арасындагы дуслыкны ныгыту булды.
16-17 яшьлек яшүсмерләр арасында Газизова Галия әлеге ярышларда зур уңышка иреште, беренче урынны яулады. Галиянең көчле рухы, тырышлыгы һәм осталыгы аның җиңүенә сәбәпче булды. Галиянең шундый югары нәтиҗәгә ирешүе — аның тырышлыгының, спортка булган мәхәббәтенең һәм тренерларының тәҗрибәле җитәкчелегенең нәтиҗәсе. Галияне һәм аның тренеры Вәсилә Хәмитовна котлыйбыз. Аларга киләчәктә яңа уңышлар, спортта зур җиңүләр, сәламәтлек һәм бәхет телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев