Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Газета призын кем яулаган?

«Хезмәт» газетасы редакциясе күчмә кубогына ХXVIII нче тапкыр үткәрелә торган хоккей ярышына һава торышы бик матур туры килде.

Командалар беренче көнне Балтач, Карадуган, Чепья, Нормадагы бозлыкларда көч сынаштылар. Бу зоналарда җиңгән дүртесе: «Игенче», «МДСУ-1», «Сөт-май комбинаты» Һәм «Норма» командалары икенче көнне финалда уйнады һәм «Хезмәт» газетасының күчмә кубогы иясе билгеле булды. Ул - «Норма» командасы. Алар 3:2 хисабы белән Балтач «МДСУ-1» җыелма командасын оттылар. Шулай итеп нормалылар беренче тапкыр редакция кубогына ия булдылар. 3 ел рәттән кубок иясе булган сөт-май комбинаты командасы быел өченче урынны алды. Алар беренче уеннарында «МДСУ-1» командасына 3:0 исәбенә отылдылар, өченче урын өчен уенда «Игенче» командасын 4:1 исәбенә оттылар. «Норма» хоккей командасын кубок иясе булулары белән котлыйбыз. Газета кубогына барган ярышларда катнашкан хоккейчыларга, җанатарларга Һәм хөкемдарларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Турнирның йомгаклау өлешендә иң яхшы уенчыларга призлар тапшырылды. «Иң яхшы капкачы» - Владислав Григорьев («МДСУ-1»), «Иң яхшы Һөҗүмче» - Радис Йосыпов (Норма), «Иң яхшы сакчы» - Нияз Хәкимов («Сөт-май комбинаты»), «Иң яшь уенчы» - Рифнур Садыков (Норма), «Иң олы уенчы» булып Булат Зыятдинов («Игенче») танылды.
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250