Хезмәт

Газетабыз призына

3-4нче март көннәрендә «Хезмәт» газетасы призына традицион хоккей ярышлары булып узды. Әлеге турнирда 12 команда 4 зонада көч сынашып иң көчлеләрне ачыкладылар.

Реклама

Якшәмбе көнне 4 көчле команда Балтач бозында финал уеннарын үткәрделәр. Хәлиткеч ярышлардан соң җиңүчеләр билгеле булды. Газетабызның күчмә Кубогын янә «ВАМИН» хоккейчылары яулады. Икенче, өченче урыннарда «Вираж» (Чепья) һәм мәгариф бүлеге командалары. «Игенче» җәмгыяте командасы 4нче урынга лаек булды. Турнирның «Иң яхшы капкачысы» булып Дмитрий Иванов (Вираж), «Иң яхшы сакчы» Фәнис Мөхәммәтҗанов (ВАМИН), «Иң яхшы һөҗүмче» булып Фәнил Габдрахманов (РОО)лар танылдылар. Иң яхшы уенчыларга акчалата бүләкләр, командаларга сертификатлар һәм Дипломнар тапшырылды.
Уенчылар һәм тамашачыларны көне буе пылау, шашлык, кайнар чәй белән сыйлаган шәхси эшмәкәр Фәрит Әхкямовка аеруча рәхмәтле булдылар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: