Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Гер «җене» кагылган райондашыбыз Тәбрис Йосыпов

Гомере буена тыныч кына үз көенә йөри торган кеше булды Тәбрис.

Кабаланмады, каударланмады, тиз генә кызып китә торган гадәте дә булмады. Шуңадыр да, иптәшләре дә аны аеруча якын итеп, үз иттеләр. Җайлап кына, кыштыр-мыштыр гына дигәндәй җайлап кына үз дигәненә ирешеп килде.
1990нчы еллар. Зурлар арасында гер күтәрү буенча район беренчелеге бара. Тирә-якка солярка исе аңкытып, кулларыннан трактор мае да бетмәгән бер яшь егет яныбызга килеп кыяр-кыймас кына, үзен дә ярышларга кертүне сорады.
«Сельхозтехника» берләшмәсенең Курмаладагы бүлекчәсеннән ярыш турында ишетүгә туры тракторыннан гына төшеп килгән икән. Беренче урынны алды егетебез ул чакта һәм аның бу җиңүе хәзерге көнгә кадәр дәвамлы булды. Гер спорты буенча ул Балтачыбызны танытты.
Гер күтәрү буенча дөнья чемпионы булган кукмаралы Фәнис Сәләхиев белән рәттән басып ярышудан да куркып калмады. Ул аннан спортның серләренә дә төшенде. Танылган тренерыбыз Әсгать ага Шәйхетдиновны да (быел бакыйлыкка күчте, урыны оҗмахта булсын. Н.С.) ул зур ихтирам белән искә ала.
«Яңгулдан Ринат Гарипов, үзебезнең авылдан Айдар Гәрәев, Соснадан Фәнил Габдрахмановлар булмаса, мин бәлки гернең нәрсә икәнен дә белмәгән булыр идем. Ул вакытларда гер спортының бик популяр чагы иде», - дип сөйли ул 90нчы елларны. Татарстан, «Авыл егетләре» уеннарының чемпионы булып, егетебез Рәсәй күләменә чыкты.
1994 елда Вологда шәһәрендә узган Рәсәй чемпионатында җиңү яулап Рәсәйнең спорт остасы дигән мактаулы исемгә лаек булды. Татарстаныбызда ул булмаган шәһәр дә бик сирәктер хәзер. Шулай булмыйча, «Авыл егетләре» уеннарының, төрле төбәк Сабантуйларының, инде 8 ел рәттән «Татсельжилкомхоз» берләшмәсе спартакиадасының да даими призеры бит ул.
Шәхси эшмәкәр Илдар Галиуллин предприятиесендә мактаулы эшчеләрнең берсе булган Көек авылы егете Тәбрис Йосыпов бүген дә спорт дәрте белән янып йөри. Гер «җене» кагылгандыр аңа. Моны үзе дә яшерми.
«Әнә күпме кеше шуның аркасында якты дөнья белән хушлашты. Тукта вакытында, дип куркытучылар да күп булды. Әмма гер минем гомерлек юлдашымдыр инде», - диде ул миңа бу очрашуыбызда. Чираттагы республика бәйгесенә әзерләнәм дип, быелгы район Сабан туена да кермәде. Башкаларга да юл бирим, гел мин булмам дип тә уйлады бугай.
Спортка булган карашы аның балаларын да читләтеп узмады. Улы Ленар да әтисе кебек гер күтәрүгә һәвәс. Спорт остасына кандидатлык нормасын үтәде. Бүгенге көндә наркотикларга каршы көрәш идарәсенең махсус подразделениесендә авыр, мактаулы хезмәттә. Гаиләсе өчен дә үрнәк ир булып тора.
Тәбриснең кызы Зилә кул көрәше буенча спорт остасына кандидат исемен йөртә. Спортка булган караш шулай буыннан-буынга күчә.
Шушы көннәрдә Тәбрис Йосыповка 50 яшь тулды. Районыбызның барлык спорт сөючеләре исеменнән аны олуг юбилее белән чын күңелдән котлап, аның киләчәктә дә яшьләрдәй җитезлек, дәрт белән җиңүләрен дәвам итүен теләп калам.
Фото: http://sportprimorye.ru/sports/girevoj_sports/page/2/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250