Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Гимназиялеләр урыс шашкасын яулый...

Белмим, әле генә гөрләтеп Балтач гимназиясе базасында урыс шашкасы буенча беренче район ярышын уздыру сәбәпче булып күңелләре үсеп киттеме, әллә инде үзләрендә уздырып икенче урынны алу канәгатьләндермәдеме,

Балтач гимназиясе командасы балалар арасында урыс шашкасын үстерүгә алынган остазлары, директор урынбасары Раушания Юнысова җитәкчелегендә Арчага барып кайттылар. Һәм әйтергә кирәк, 16 команда арасында икенче урынны гына яулап кайтмадылар, ә бөтен нечкәлекләренә төшенеп, тагы да остарак уйнарга өйрәнеп кайттылар.
Арчада бу уенннар күптән популяр икән инде. Ярышларны оештыручысы да шактый тәҗрибәле шәхес, сугыш ветераны Әмир ага Шәяхмәтов булып чыкты. Ул үз призына узучы быелгы ярышларны Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, бигрәк тә яу кырында ятып калган сугышчан дусларына багышлаган. Менә нинди дәрәҗәле ярышта катнаштылар, безнең балалар.
Әле кемнәр, диярсез. Барысы да гимназиянең башлангыч сыйныфында белем алучы - нәни уенчылар. Араларында хәтта нәниләр арасында шахмат уеннарының Россия чемпионы булган Данил Закиров та бар иде. Әле генә шашка уенарына кереп баруына карамастан, ул яшьтәшләре арасында өченче урынны алуга иреште. Рафаэль Хәбибуллин икенче булса, Камилла Юнысова пьедесталның иң югары баскычына күтәрелеп, чемпион булып танылды. Илсаф Шакиров та кимен куймады - дүртенче булды. Афәрин, балалар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250