Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Гөлшан кабат шахмат чемпионы

Балтачта Рамил Фазлыев истәлегенә шахмат ярышлары үтте.

Укучыларның көзге каникуллары төрле спорт чараларына бик бай булды. Сосна мәктәбендә мәгариф хезмәте ветераны Рамил Фазлыев истәлегенә, Балтач мәктәптән тыш эшләр үзәге призына шахмат ярышлары булып узды. Гомере буе мәгариф өлкәсендә бары тик җаваплы җитәкче вазыйфаларны гына биләгән Рамил Фәйзрахман улын онытмыйбыз, менә дигән итеп шахмат ярышлары уздырып киләбез.

Быелгы ярышларга да 2000-2004 елларда, 2005 елда һәм аннан соңгы елларда туган 54 бала шахмат уйнарга килгән иде. Ярышларның җиңүчеләре булып 2000-2004 елгылар арасында беренче урынга Балтач мәктәбеннән Гөлшан Сөләйманова һәм гимназиядән Тимерхан Әкбәров, икенче урынга Балтач мәктәбеннән Алинә Канафиева һәм гимназиядән Илсаф Шакиров, өченче урынга Бөрбаштан Эльвина Галиуллина һәм гимназиядән Әмир Әкбәров лаек булдылар. 2005 елда һәм аннан соңгы елларда туганнар арасында район чемпионнары булып гимназиядән Камила Юнысова һәм Данил Закиров танылса, иикенче урынга Нормадан Лина Гатауллина һәм Әмир Рамазанов, өченче урынга Бөрбаштан Диния Бәзәгетдинова һәм Шубаннан Кәрим Хәйруллин (ясле-бакчада тәрбияләнә - Н.С.) лаек булдылар. Җиңүчеләргә медальләр, дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250