Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Гөлшан Мөрәледә даими җиңүче (+фото)

23 нче февраль көнне Арча мөхтасибәте беренчелегенә Мөрәле авылында  чаңгы ярышлары үткәрелде. Ярышларда Балтач чаңгычылары да катнашты.

Биредә чаңгы спорты белән ныклап шөгыльләнүче Арча районының Иске Кырлай, Ашытбаш, Урта Курса, Кенәр мәктәпләре, Балтач, Теләче районнары укучылары үзара көч сынашты.

- Балаларның шушы Мөрәледә үтүче чаңгы ярышларына киләсе килеп тора, монда күңелле, оешкан төстә үтә, - дип үз фикерен җиткерде оста чаңгычы кызыбыз Гөлшанның әтисе Илшат Сөләйманов.

2008 нче елдан кечерәк малайлар (600 м) арасында ярыш җиңүче булып  Йосыпов Кәрим танылды. 2005– 2007 нче елгы малайлар (1,5 км) арасында Илназ Кәбиров җиңүче булды. 2003 – 2004 нче елгы кызлар (1,5 км) арасында җиңүче булып калган   Сөләйманова Гөлшан  исә ярышларның ел саен җиңүчесе.

Җиңүчеләргә Мөхтасибәттән мактау кагәзьләре һәм иганәче әзерләгән истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев