Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

ГТО бирүчеләргә ВУЗларга кергәндә ташлама ясалачак икән

2016 елның беренче гыйнварыннан 6-17 яшьлек балалар рәсми рәвештә ГТО нормалары тапшыра башлый. Тагын ике елдан бу хокукка урта яшьтәгеләр дә ия булачак.

Иң яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләргә элекеге кебек ГТО значогы тапшырачаклар. Ләкин аермалар да бар. Мәсәлән, ГТО тапшырасы кеше башта проект сайтына кереп "Шәхси кабинет"ын булдырырга тиеш. Анда кешенең бөтен спорт буенча уңышлары теркәлеп бара. ГТО нормаларын яхшы тапшырган укучыларга югары уку йортлары да ташлама ясый. Укырга алганда физик яктан әзерлекле абитуриентларга өстенлек бирәчәкләр.

Әлегә Татарстанда ГТО нормаларын тапшыру буенча 52 үзәк бар. Республикада тагын шундый 396 үзәк булдырырга планлаштыралар, дип хәбәр итә "Шәһри Казан" басмасы.
Фото: http://iteranet.ru/it-novosti/2014/03/26/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250