Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Хезмәт» газетасы призы җиӊүчеләре - нормалылар.

2 көн дәвамында кискен көрәштә 32нче тапкыр үтә торган традицион «Хезмәт» газетасы редакциясе призына үткәрелгән хоккей ярышларыныӊ җиӊүчесе ачыкланды. Ул Норма командасы.

Финалда алар зур өстенлек белән моӊарчы матур уен күрсәткән, бай тарихлы Чепьяныӊ «Вираж» командасын тар-мар иттеләр. Исәп 5:1!
Икенче урында «Вираж», өченче урында үз тарихларында беренче тапкыр «Сосна» командасы. Алар 3-4 урыннар өчен барган көрәштә зур өстенлек белән Түнтәр командасын бирелергә мәҗбүр иттеләр.
«Иӊ оста уенчы» - ул «Норма» командасыннан Нәкыйпов Рөстәм, «иӊ яхшы капкачы» - «Вираж» командасыннан Иванов Дмитрий, шушы ук командадан Сабиров Илдар «иӊ олы уенчы» буларак приз алды. Түнтәр командасыннан Сафиуллин Айсаф «иӊ яшь уенчы» булып танылды, ә «иӊ яхшы сакчы» призына Шакиров Илһам лаек булды. Әфәрин, егетләр!
Ярышлардан фоторепортаж алдагы көндә куелачак...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250