Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әхмәдиевлар көрәше – дәрәҗәле турнир

Заманага караган нинди генә авырлыклар чыкмасын, барыбер үз югарылыгында узып китә бертуган Әхмәдиевлар призына үткәрелүче бәйрәм. Бу ярышларның аермалы ягы да бар, чарага укучылар белән бергә мәктәп директорлары да килә. Быелгы турнирга да 3 мәктәптән кала барлык мәктәпләрдән дә көрәшчеләр килгән иде. Алар саны 94кә җитте. Арчадан килгән бер кунагыбызның...

Балаларны котларга дәрәҗәле кунакларыбыз күп җыйналган иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район мәгариф идарәсе башлыгы Алия Зәкиева, район спорт оешмасы башлыгы Рөстәм Заһидуллин, спорт мәктәбе директоры Эмиль Гарипов, район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев. Чыгышлардан күренгәнчә, кайгырыр урыныбыз юк. Татар көрәше буенча республикабызда икенче баскычта торабыз. Ел буена балалар арасында үткәрелүче 10 ярыш әлегә бер төбәктә дә юк. Ә бит уңышларның нигезе шушы ярышларга килгән балалардан башлана. Шуңадыр да ярышларның баш иганәчесе Фәрит абыйларының балаларга үгет-нәсыйхәте "укыгыз һәм көрәшегез " дигән сүзләрдән башланды. Уку белән көрәш бер-берсеннән аерылырга тиеш түгел. Әнә бертуган Әхмәдиевларның Фаилләре фән докторы, Маратлары фән кандидаты, Фәритләре, Наилләре, мәрхүм Ринатлары үз тармакларында республиканың атказанган хезмәткәре исеменә лаек булган танылган шәхесләр булдылар. Мондый күренекле бертуганнар призына уздырылучы бәйгедә катнашып җиңү яулау, минемчә, балалар өчен дә зур горурлыктыр.

Быелгы турнирның үлчәү авырлыкларында бераз үзгәреш булу, ярышларны «яшәртеп» тә җибәрде. Смәел, Шеңшеңәр, Орда балаларны көрәшкә өйрәтүче Альбер Миңнеханов дистәгә якын бил алышучы "нәни" көрәшчеләрне җыеп алып килгән иде. Берәүләре әле беренче адымнарын гына ясаучылар булса, икенчеләре исә хәйран гына күрсәткечкә ирешкән тәҗрибәле көрәшчеләр булып чыкты. Аларның бу турнир тарихында икенче урынга чыгулары, хәтта күпләр өчен көтелмәгәнрәк хәл дә булды. Пыҗмара җирлегендә балаларны Нургаян Йосыпов үз канаты астына алды. Эшли башлауның нәтиҗәсе күз алдында - малайлары әкренләп призга керә башладылар. Ярышларны оештырып үткәрү дәрәҗәсе дә бик югары булды.
Иртә таңнан ук яшьләр үзәге безне музыка белән каршы алды. Ачылу тантанасында Балтач мәктәбе үзешчәннәре матур җыр-биюләре белән көрәшчеләргә рухи байлык өстәделәр. Пешекчеләр тәмле ашлары белән көрәшчеләрне, кунакларны сыйладылар. Балтач икмәк комбинаты булышлыгы белән буфет эшләп торды. Җиңүчеләр мул гына акчалата бүләкләргә лаек булдылар. Бүләкләр димәктән, Фәнис Шәриповның матди ярдәме белән абсолют батыр да ачыкланды.
Бу уңайдан, Яңгулдан бертуган Инсаф һәм Илсаф Рәфыйковлар күңелендә бу ярыш озак сакланыр, мөгаен. Инсаф абсолют батыр булып, махсус бүләккә лаек булса, Илсафы кунакка кайткан Россия көрәш федерацисе вәкиле Фәрит Әхмәдиевның (Фаил Габделбәровичның улы Н.С.) бүләгенә лаек булды. Яңгулдан килгән Ильяс Фатыйхов исә үз бүләген Борнак егете Руфил Хәбибуллинга тапшырырга карар кылды. Ә менә Фагыйль Шәфигуллинның бүләге Ордан беренче адымын ясаучы Сәйдәш Хаҗиевка тапшырылды. Рухланып кайтып китте малаебыз. Узган ел Кубокны мәңгелеккә Яңгулда калдырган идек. Яңа Кубок тагын Яңгулга китте. Чепья егетләре бу юлы өченче урын белән канәгәтьләнделәр.
Бүләк тапшыру тантанасында да алга китеш булды. Бу юлы бүләкләрне турнирның булачак дәвамчылары - Фаил һәм Фәрит Әхмәдиевларның уллары Фәрит һәм Хәлим тапшырдылар.
Инде бәйгенең җиңүчеләре белән таныш булыйк:
30 килограммга кадәр: 1. Нияз Әскәров /Арбор/. 2. Ильяс Йосыпов /Чепья/. 3. Рәйхан Зиннәтуллин /Арбор/.
35 кг.кадәр:1. Алмаз Галләмов /Сосна/. 2. Алмаз Галләмов /Арбор/ / адашлар.Н.С./. 3. Никита Михайлов /Куныр/.
40 кг.кадәр: 1.Тимур Зайцев /Яңгул/. 2. Руфин Афанасьев/Чепья/. 3. Кәрим Ногманов /Пыҗмара/.
45 кг.кадәр: 1. Илгизәр Галимуллин /Смәел/. 2. Рәдис Саматов /Салавыч/. 3. Адел Фазылҗанов /Норма/.
50 кг.кадәр: Айзат Гәрәев /Балтач/. 2. Аяз Зиннәтуллин /Смәел/. 3. Рүзәл Саттаров /Куныр/.
55 кг.кадәр: 1. Руфил Хәбибуллин /Яңгул/. 2. Наил Бектурсонов /Яңгул/. 3. Фирдүс Галимуллин /Смәел/.
60 кг.кадәр: 1. Алмаз Гыйльметдинов /Арбор/. 2.Ранил Ганиев /Норма/. 3. Илгизәр Габделбәров /Смәел/.
65 кг.кадәр: 1. Фәнис Гафиуллин /Арбор/. 2. Раил Вәлиев /гимназия/. 3. Илназ Мөхәммәтгалиев /Чепья/.
70 кг.кадәр: 1.Фәннур Аглиуллин /Смәел/. 2. Илгизәр Гайнетдинов /Яңгул/. /70 һәм 80 кг да икешәр көрәшче генә иде.Н.С./.
75 кг.кадәр: 1. Илсаф Рәфыйков /Яңгул/. 2. Рөстәм Низамов /Арбор/. 3. Фәннур Шәйхетдинов /Бөрбаш/.
80 кг.кадәр: 1. Инсаф Рәфыйков /Яңгул/. 2. Рөстәм Әүхәдиев /Түнтәр/.
Югары үлчәүдә: 1. Айнур Ганиев /Норма/. 2. Илсаф Шәрифҗанов /гимназия/. 3. Рәсүл Зыятдинов /Салавыч/.

Яшь көрәшчеләребез 18-20 февраль көннәрендә Мамадышта "Сабантуй" газетасы призына район данын яклаячаклар. Уңышлар телик үзләренә!
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250