Хезмәт

Хоккей буенча районың иң яхшы командасы Нормадан

2 көн дәвамында 3 зонада бүленеп барган алкалы хоккей буенча бу сезонның ачылышына тәгаенләнгән, ООО «Водстрой» ширкәте үз канаты астына алган ярышлар кичә тәмамланды.

Беренче урынны кискен көрәштә, финалда Сосна җирлеге командасын 5:2 исәбенә отып, Норма командасы яулады. Икенче урында сосналылар, өченче урында Бөрбаш җирлеге командасы.
Өченче урын өчен барган көрәштә алар Карадуган командасын оттылар. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, призерлар арасында үзгәрешләр зур. Хәтерем ялгышмаса, зурлар арасында Сосна һәм Бөрбаш җирлегендә тупланган командаларның бу беренче зур уңышлары, дип беләм. Бөрбаш егетләре үз бозларнында данлыклы Чепья командасы белән тигез дәрәҗәдә уйнавы аерым мактауга лаек. Киләчәктә бу уңышлар дәвамлы булсын иде.
Фото: http://vk.com/arskmedia?z=photo225223602_349815151%2Fwall225223602_3137

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: