Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Хоккей кагыйдәләренә өйрәттеләр (фото)

18нче гыйнвар көнне район мәдәният үзәгендә хоккей уены кагыйдәләренә өйрәтүче семинар булды.

Анда Балтач хоккей лигасы командаларының вәкилләре, хоккей уеннарының хөкемдарлары, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучылары һәм районыбыз мәктәпләренең физкультура укытучылары чакырулы иде. Семинарда барлыгы 80нән артык кеше катнашты.

Районыбызның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге чакыруы буенча, әлеге семинарны алып барырга, кагыйдәләрне нечкәлекләренә кадәр өйрәтергә ТРның хоккей федерациясеннән башкаручы директор ярдәмчесе В. Суслов, методист А. Воробьев һәм халыкара категорияле судья В. Бокарев килгән иде.

Өч сәгать дәвамында белгечләр кагыйдәләрнең һәрбер элементын аңлату эшен алып бардылар, ә катнашучылар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250