Хоккей турнирлары
Норма авыл җрлеге хоккей ярышлары оештырып, җирле халыкны спортка җәлеп итүдә зур эш башкара.
Шушы авыл җирлегенең күренекле шәхесләре, шәхси эшмәкәрләре инициативасы белән Норма урта мәктәбенең хоккей мәйданчыгында инде икенче елын ярышлар үткәрелеп, традициягә әверелеп бара. Моңа былтыр мәктәпкә хоккей коробкасы кайтарылу да зур сәбәп һәм этәргеч булып тора.
2-Знче гыйнвар көннәрендә, озакка сузылган ялларны мәгънәле итеп уздыру максатыннан, Радик Шәрифҗанов тырышлыгы белән Норма урта мәктәбендә озак еллар завуч булып эшләгән һәм физик тәрбия сәгатьләреннән белем биргән мәгариф ветераны Фәрит ага Кәлимуллин хөрмәтенә ярышлар уздырылды. Ярышларда Норма авылы җирлегеннән 5 команда көч сынашты.
21- 22нче гыйнвар көннәрендә хәзерге вакытта Казанда яшәүче Илшат Шакиров үткәргән ярышлар да зур оешканлык белән узды. Уенда Чапшар, Пүскән авыллары, Норма урта мәктәбе, шулай ук Норманың «Химик», «Студентлар» һәм «Интер» Казанда эшләүче якташ егетләребез командалары катнашты.
Чираттагы ярыш исә Кариле авылыннан шәхси эшмәкәр Тәлгать Газизов призына үтәчәк. Тәлгать әфәнде хоккей ярышларын үткәрүдә башлап йөрүче һәм оештыруда активлык күрсәтүче иганәче дә әле ул.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда фидакарь хезмәтләре, спортка карата халык күңелендә мәхәббәт уята алганнары өчен Норма авыл җирлегеннән чыккан әлеге ир-егетләргә һәм авыл җирлеге җитәкчелегенә олы рәхмәт хисләре ирештерәсе килә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:11Халыкны "Госуслуги" ярдәмендә талый башлаганнар Гади халыкны талауның яңа алымы чыккан. Бу юлы мошенниклар "Госуслуги" порталыннан файдалана икән.5601
-
5 март 2021 - 14:46“Татмедиа” бүләге Кунырга китте “Татмедиа” җәмгыяте газета-журналларга язылучылар арасында оештырган чираттагы бәйгегә нәтиҗә ясалды.7102
-
5 март 2021 - 13:21БАЛТАЧ КЫЗЧЫГЫ ҺӘМ БАЛТАЧ МАЛАЕ КЕМ УЛ? 🤍 Балтач кызлары һәм егетләре мәртәбәле жюри каршында имтихан тотты.12201
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
5 март 2021 - 13:05Газетаның 8нче санында (5 март, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар3600
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.75601
-
3 март 2021 - 13:21Эш көнен кыскартырга тәкъдим итәләр Русиядә 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен эш көне озынлыгын кыскартырга тәкъдим иттеләр.48001
-
3 март 2021 - 12:11Исерек ата гаепле Кечкенә кыз исерек әтисе белән кибеткә барганда фаҗигагә тарыган.43000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика