Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Хыял» яшьләр үзәгендә «Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе» ярышлары узды (фото).

Агымдагы елның июль аенда Мамадыш шәһәрендә узачак җәйге авыл яшьләре уеннарына әзерлек уңаеннан, шулай ук районыбызның иң көчле гаиләләрен ачыклау, алар арасында дустанә мөнәсәбәт булдыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, март ае дәверендә «Хыял» яшьләр үзәгендә авыл жирлекләре һәм район оешмалары гаиләләре арасында ярышлары булып узды.

Барлыгы 4 зонада узган уеннарның җинүче гаиләләре 20нче март көнне финалда очрашты. Алар өстәл теннисы, шашка, дартс, йөгерү һәм күңелле стартларда көч сынашты.
Ярышларның җиңүчеләре булып, район эчке эшләр бүлегеннән - Хаҗиевлар гаиләсе танылды. Салавыч авыл җирлегеннән Апановлар - икенче, Бөрбаштан Корбангалиевлар - өченче һәм Пыжмарадан Шәфигуллиннар дүртенче булды. Барлык командаларга үзәк исеменнән диплом, медаль, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйге чәй табыны артында, күтәренке рухта тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X