Хезмәт

Иң кадерле бүләк

Балтач гимназиясенең 9нчы сыйныф укучысы бер бүләген аеруча кадерләп саклый. Ул Рәсәй Олимпия комитетыннан килгән хат. Менә нәрсә диелә анда:

Реклама

«Хөрмәтле Рәйхан Рамил улы! Рәсәй Олимпия комитетының 100 еллыгына багышлап, «Олимпия дөньясы һәм мин» дип аталган балалар конкурсының Татарстан Республикасында җиңү яулап, Бөтенрәсәй этабында катнашып, «Спортка гашыйк кешенең уйлары» дип исемләнгән иншагыз белән өченче призлы урынны яулавыгыз хакында куанып хәбәр итәм. Шул уңайдан, Олимпия комитеты Сезне Диплом һәм Олимпия комитетының символикасы төшерелгән сувенирлар җыелмасы һәм Олимпия уеннарында җиңүче легендар спортчыларның автографлары төшкән, әле генә 23нче җыентык булып дөнья күргән «Синең Олимпия китабың» дигән китап белән бүләкләргә карар чыгарды».
Хатка Рәйханга укуында, спортта, тормышында зур уңышлар теләп, Олимпия комитетының Олимпия мәгарифе идарәсе башлыгы А.Контанистов кул куйган. Бу бүләкләрне тырыш укучыбызга Олимпия комитеты соравы буенча Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Р.Борһанов үзе тапшырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: