Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Иң көчле шашка уенчылары ясле-бакчадан....

Шушы көннәрдә генә Балтач гимназиясендә тагын бер матур чара узды. Директор урынбасары Раушания Ильдусовна тәкьдиме белән 2005 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында урыс шашакасы буенча район ярышлары булып узды.

Команда беренчелегенә узган ярышларга 32 шашкачы килгән иде. Гимназия уенчыларына тиңнәр булмады, билгеле. Икенче урынга Норма мәктәбе уенчылары чыкса, өченчедә Балтач мәктәбе уенчылары калды.
Ә менә шәхси беренчелеккә килсәк, малайлар арасында беренче урынга гимназиядән Данил Закиров, икенче урынга Сосна ясле-бакчасында тәрбияләнүче Нияз Хәбибуллин, өченчегә Балтач мәктәбеннән Илназ Хаҗиев лаек булды.
Кызлар арасында Норма ясле-бакчасында тәрбияләнүче Ралина Гыйбадуллинага тиңнәр булмады. Икенче урында гимназиядән Камилла Юнысова, өченчедә Нормадан Лина Гатауллина. Әнә шулай, соңгы вакытта ясле-бакчадан килгән нәниләребез безне шаккатыра башлады әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250