Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңүче чаңгычыларыбыз

14 февральдә "Сабантуй" ял паркында "Татарстан чаңгы юллары - 2016" ярышы үткәрелде.

Быелгы чара "Гашыйклар көне"нә туры килде, шул сәбәпле, чаңгы спортына гашыйк 5489 кеше чаңгычы ярышты. Һава торышының аяз булуы һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте. Көн дәвамында учакларда шашлык кызды, табада коймак пеште, чәйләр кайнап торды, җыр-музыка өзелмәде. Ярыштан соң балалар һәм яшүсмерләр арасында картинг ярышы булды.
Менә алар җиңүчеләребез:
Җитәкче ир-егетләр арасында:
2016 метр ераклыкта 40 яшькә кадәр: 1 урын - Эмиль Гарипов (балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе); 2 урын - Илһам Гайнетдинов (район башкарма комитеты); 3 урын - Ранис Вафин (Югары Субаш авыл җирлеге).
40 яшьтән өлкәннәр: 1нчедә - Николай Колоколов («Дуслык»); 2нче - Алмаз Исрафилов (Дәүләт ветеринария берләшмәсе); 3нчедә - Равил Хәкимуллин (Энергосбыт).

Хатын-кыз җитәкчеләр арасында: 1 урында - Гөлчәчәк Гыйләҗева (Балтач урта мәктәбе); 2нчедә - Алия Зәкиева (мәгариф идарәсе); 3тә - Әлфия Сабирҗанова (Сбербанк)
Ир-егетләр арасында 3 чакрым ераклыкта:
40 яшькә кадәр: Рәйхан Нигъмәтҗанов (Балтач), Ленур Галимҗанов, Роман Никитин - икесе дә балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе.
40 яшьтән өлкәнрәкләр: Григорьев Сергей (балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе), Фаил Мөхәммәтшин (район эчке эшләр бүлеге), Михаил Павлов (МПП ЖКХ);
Хатын-кызлар арасында 2 чакрым ераклыкта:
40 яшькә кадәр: Алсу Нигъмәтҗанова (Гимназия), Ульяна Кумаева (Чепья авыл җирлеге), Анна Михайлова (Урта Көшкәт авыл җирлеге).
40 яшьтән өлкәнрәкләр: Фәридә Нәкыйпова (Гимназия), Сидария Давлекова (Балтач газы), Лилия Михайлова («Дуслык»).
Ветераннар арасында: Владимир Алексеев (Шубан авыл җирлеге), Марат Сөләйманов (Балтач), Любовь Григорьева (Балтач).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250