Хезмәт

Җиңүчеләр ачыкланды

Ел саен инвалидлар декадасы кысаларында районыбыз күләмендә шашка-шахмат ярышлары үткәрелә.

Быелгысы район үзәк китапханәсендә район социаль яклау бүлеге, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан уздырылды. Турнирга районыбызның тәҗрибәле шахматчысы Илнур Мәрдәнов хөкемдар буларак чакырулы иде. Алты шахматчы арасыннан беренче урынны Михаил Романов, икенчене Рафис Исмәгыйлев, өченчене Александр Андреев яулады. 16 шашка остасы арасыннан үзен иң булдыклы итеп Гарифҗан Галиев танытты. II урынга Чулпан Габделганиева, III урынга Гыйльмулла Нуриев лаек булды. Һәрбер җиңүчегә грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: