Хезмәт

Җиңүчеләр Кенәдән...

Волейбол буенча 2001-02 елгы балаларыбыз арасында узган ярышлар да үз югарылыгында матур гына узып китте. Балалар башта 3 зонага бүленеп, Нормада, Балтачта көч сынашсалар, икенче көнне "Хыял" яшьләр үзәгендә көне буе туп суктылар.

Ярышларда барысы 8 мәктәптән14 команда көч сынашты. Ә ярышларның җииүчеләре булып, егетләр, кызлар арасында да Кенә мәктәбе уенчылары танылды. Тренер Фәнил Ибраһимовның армый-талмый эшләгән хезмәт җимешләре инде бу.
Икенче урынга Шубан, Балтач мәктәбе уенчылары лаек булса, өченчедә Пыжмара мәктәбе уенчылары танылды.
Бу ярышларның иң яхшы уенчылары исеме Кенәдән Рәсим Мотыйгуллинга, Балтачтан Мәрьям Хәкимуллинага бирелде.
Фото: http://lotsman-pro.ru/news/599.html

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: