Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңүчеләребез булса да, күңел китек кайтты...

"Нурзада Гәрәевич, бездәге гаделлелек бер районда да юк икән. Теләчегә "көрәшчеләр иле" буларак зур өметләр баглап барган идек.

Андагы гаделсезлекләргә шаккатып кайттык", - дип килеп керде яныма, Татарстанның атказанган спорт остасы, районыбызның баш тренеры Ранил Габдрахманов. Үзенең матур көрәше белән республиканы шаккатырган тренерыбызның бер ярыштан да болай күңеле китек булып кайтып кергәне юк иде әле. Теләчедә РСФСРның спорт остасы Фоат Шәйдуллин призларына узган көрәш ярышларыннан соң булды бу хәл.
Шулай да егетләребез сер бирмәгән үзе. Ранил Фәритовичның ике егете - Илдан Әхмәтханов белән Айрат Хәйруллин ярышларның чемпионы булып танылганнар. Тагын бер егете - Фәнис Нигьмәтҗанов икенче булган. Балтач мәктәбеннән танылган спорт остабыз Айдар Гәрәевның улы - Айзат, Арбордан атказанган спорт остасы Дамир Гөбәйдуллин егете - Нияз Әскәров, Чепьядан атказанган спорт остасы Ринат Хәйретдинов егете - Рөстәм Сиразиевлар өченче булганнар. Афәрин, егетләр!
Ә менә күршеләребез турында уйланырга зур җирлек тудырган бу ярыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250