Хезмәт

Җиңеп кайтабыз... һәр ярыштан

Казан шәһәрендә татарча көрәш буенча узган Татарстан чемпионатында Арбордан Ринат Хәйретдинов чираттагы җиңүен яулады.

85 килограмм үлчәү авырлыгында бил алышып, Татарстан чемпионы булып танылды, башкалабызда узачак Россия чемпионатында Татарстан данын якларга алынды. Яңгулдан Руслан Рәфыйков исә бу ярышларда призлы дүртенче урынны яулады. Тагын бер сөенечле вакыйга булды. Бу ярышларда мәрхүм «Хәтәр батыр» Дамирның улы Ранил Сафиуллинга Татарстанның милли татар спорт көрәше остасы дигән мактаулы исем бирелде. Әнә шулай итеп әтисенең хыялларын тормышка ашырды Ранил. Афәрин!
Башкалабызда кул көрәше буенча 1996-1997, 1998-1999 елгы балалар арасында узган Татарстан беренчелегеннән дә спортчылар матур күрсәткечләр белән кайттылар. Җитәкчеләре Фагыйль Гайнетдинов, бертуган Рамил һәм Ранил Сафиуллиннар булган кул көрәштерүчеләребезнең 1996-1997 елгылар командасы Татарстанда икенче булды. Шәхси беренчелектә Нөнәгәрдән Фирүзә Дәүләтшина (45 кг.) һәм Чепьядан Артем Иванов (50 кг.) чемпион булдылар. Һөнәр лицееннан Фируз Яппаров (авыр үлчәүдә), Салавычтан Ринат Әхмәтҗанов (60 кг.), Яңгулдан Руфия Газимҗанова (55 кг.), Нөнәгәрдән Фирая Рамазанова (50 кг.) - икенче, Аланнан Ралия Хисаметдинова (70 кг.), Субаштан Зөһрә Николаева (авыр үлчәүдә), Чепьядан Салават Хәкимов (55 кг.), Фирүзә Яппарова (50 кг.), Түнтәрдән Раилә Корбангалиева (55 кг.), Нормадан Илгизәр Мөхәрләмов (65 кг.), Балтачтан Айсылу Фәйзрахманова (70 кг.), Аланнан Ләйсән Нурисламова (авыр үлчәүдә) өченче призлы урынны яуладылар.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: