Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиӊүгә багышланган җиӊү... (фото)

2014 нче елныӊ ноябрь аенда Бөек Җиӊүнеӊ 70 еллыгына багышлап 40 яшьтән өлкәнрәкләр арасында районда волейбол ярышлары башланган иде. Ниһаять, 5 айга сузылган бу бәйге тәмамланды.

Һәр чәршәмбе кич белән «Балтач» спорт үзәге волейболчыларныӊ һәм җанатарларныӊ дәртле тавышына күмелде. Авыл җирлекләре, оешмалары 9 командага тупланып, башта үзара очрашулар үткәреп чыктылар. Бу беренче этапта алдынгылык район Советы һәм аныӊ башкарма комитеты командасында булды, икенче урында исә «Татарстан» җәмгыяте волейболчылары.
Плей-оф ярышларында да хәл әлләни үзгәрмәде, җиӊү яулаган командалар өстен чыга бардылар. Призлы 3 урын өчен 3 команда көч сынашты: «Балтачгаз», «Татарстан» күмәк хуҗалык һәм район Советы командалары. Кискен көрәштә көндәшләрен һәр уенда 2:0 исәбенә җиӊгән район Советы командасы беренче урында, икенчедә - «Балтачгаз», ә өченче урынга «Татарстан» күмәк хуҗалыгы уенчылары.
Турнирныӊ иӊ өлкән волейболчысы - «Татарстан» командасыннан Мостафин Наил аерым истәлекле бүләккә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250