Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңүгә омтылыш

24-25нче февраль көннәрендә «Балтач» универсаль спорт сараенда бокс буенча ачык турнир булып узды. Әлеге чара безнең районда бокска нигез салган «ТРның атказанган укытучысы» Уран Мостафа улы Ишморатов истәлегенә багышланды.

Ярышларда Балтач, Кукмара, Арча, Саба, Биектау һәм Чистай районнарыннан 1995-1997нче елгы 71 яшь боксчы катнашты. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев, Биектау районы башлыгы урынбасары һәм ТР Төньяк-Көнбатыш бокс федерациясе президенты Марат Галиев һәм Уран Мостафовичның улы Азат Ишморатовның, туганы Рамил Зариповның хәер-фатыйхасы белән башланган ярыш ике көн дәвам итте. Зур оешканлык белән югары дәрәҗәдә үткән әлеге ярышка «МДСУ-1» җәмгыяте җитәкчесе Р.И-льясов, «Труд» җәмгыяте җитәкчесе Р.һадиев, шәхси эшмәкәр И.Галиуллин һәм А.Закиров, «Мельпром» җәмгыяте җитәкчесе Н.Алексеев, «Мелиоратор» җәмгыяте җитәкчесе Х.Бариев матди ярдәм күрсәтте. Шунысы куандыра, соңгы арада әлеге спорт төрен үстерүгә чын күңелдән ярдәм итүче райондашларыбызның саны артканнан арта. Димәк, боксны янәдән торгызу, кире кайтару өчен җан атып йөргән тренерлар Рашит Тимербаев, Фаил Фәсыйхов-ларның тынгысыз хезмәте югалмый. Яшь боксчыларыбызга да районда гына түгел, ә республика күләмендә дә көч сынашып, Балтач данын еракларга танытырга зур мөмкинлекләр бар дигән сүз.
Ярышта 20 боксчысы белән көч сынашкан Балтач командасының 5 егете беренче урын яулау бәхетенә иреште. Никита Агеев, Салават Фәсыйхов, Улугбек Рохмонов, Айзат Мөхәммәдиев, Азамат Һадиевлар үз үлчәү авырлыкларында иң-иңнәр булса, команданың калган боксчылары да азга гына калышып призлы урыннар яулады. Җиңүчеләр медаль һәм Мактау таныклыклары белән бүләкләнде, иганәчеләрнең махсус призына лаек булды. «Тамашачы мәхәббәте призы», «Җиңүгә омтылыш өчен», «Иң яхшы техник-тактлы осталык» махсус призлары буенча да бүләкләр тапшырылды.
Шунысы куанычлы: рингта боксчыларыбыз яхшы әзерлекле һәм зур осталыкка ия булуларын күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250