Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Икенче елга тагы килүегезне көтәбез (+фоторепортаж)

Дистә елдан артык тарихы булган шахмат уены буенча «Сельхозхимия» ширкәте призына үткәрелә торган бу ярышныӊ әһәмияте бик зур. Шулай булмыйча, ярышка бит чит төбәкләрдән дә иӊ көчле шахматчылар килә.

Быел менә Нократ Аланы, Малмыж шәһәрләре, Зәй,Биектау, Кукмара уенчылары катнаша, республиканыӊ башка районнарыннан да шахматчылар күп. 42 уенчы бер залга утырып, бер-берсе белән акыл, фикерләү юнәлешендә көч сынаштылар. Һәр шахматчы үзенеӊ осталыгын да күрсәтте, көндәшенеӊ йөрешен алдан күзалалау буенча мөмкинлеген дә сынады. Уен дигәндә, төрлесе була, менә бер хата аркасында Бөрбаштан, Балтач урта мәктәбенеӊ 2 сыйныф укучысы Әмир Габдрахманов оттырып куйды бит әле. Чарасызлыктан күзләреннән яшьләр килде егетнеӊ. Сиӊа зур өметләр баглыйбыз, синнән булачак, дип тынычландырдылар аны өлкәннәр. Ә бит, егетнеӊ дөрестән дә сәләте бар, 3,5 очко җыеп, күп олы яшьтәгеләрне артта калдырды.
Бу бәйгедә хуҗалар кунакчыл булып, беренче урыннарны читтән килгәннәргә бирергә мәҗбүр булдылар. Балтачлылардан иӊ яхшы күрсәткеч Балтачтан Габдрахманов Салаватта, ул 5,5 очко туплый алды. Уеннарныӊ кискен икәнен беренче белән үндүртенче урынны алган уенчы арасында бары 1,5 очко аермасы булуы ачык күрсәтә. Турнирныӊ иӊ яхшы уенчысы итеп Зәйдән Василий Васильев табылды. Аннан соӊгы урыннарда Кукмара районныныӊ 4 шахматчысы. Ә хатын-кызлар арасында барган шахмат көрәшендә райондашыбыз Ландыш Гарифуллинага тиӊнәр булмады. Әфәрин, Ландыш!
Ярышка профессиональ хөкемдәрне Казаннан кадәр алып кайткан һәм җиӊүчеләргә саллы бүләкләр әзерләгән «Сельхозхимия» оешмасына , аныӊ җитәкчесе Наил Гыйләҗевка рәхмәт әйтүчеләр бихисап булды. Яшь буенча бүлеп, аерым җиӊүчеләрне дә котладылар ул кичтә. Районыбыздан бу уеннарда катнашкан егет-кызларыбызны аерым олылады Наил Раупович. Татарстан Республикасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында чемпионатта 1 урынны яулаган, Яшел Үзән шәһәрендәге ярышларда өченче урынны алган Әмирхан Хәйруллин, Яшел Үзән шәһәрендәге регионара турнирда беренче урынга лаек булган Сәйдәш Камалов махсус бүләккә лаек булдылар. Һәркемгә акчалата бүләк бирелде, җылы сүз дә әйтелде. Уен тәмамлангач, районныӊ шахмат федерациясе җитәкчесе, шушы турнирны оештыручы Наил Гыйләжевнеӊ «икенче елга тагы килүегезне көтәбез», дигән сүзләренә, шахматчылар бердәм, «әлбәттә!», дип җавап кайтардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250