Шушы көннәрдә "Факел" клубында "Ромашкалы күк йөзе" дип исемләнгән чара үтте.
Балалары турында ихлас кайгыртып, сабыйларын тәрбияләүгә җитди караган, өйләрендә җылылык, яхшылык хөкем сөргән тату гаиләләр янәшә тирәбездә бик күп. Әнә шундый үрнәк, матур гаиләләрне "Факел" клубы хезмәткәрләре гаилә бәйрәменә дәште. Ул кичне Төзүчеләр урамындагы спорт һәм уен мәйданчыгы гөр итеп торды. Гаиләләр төрле бәйгеләрдә көч сынашып, иң-иңнәр булуын исбатлады.
"Ромашкалы күк йөзе" дип исемләнгән әлеге чара гаиләләрне үзара тагын да дуслаштырды. Газизуллиннар, Шәмсетдиновлар, Шәфигуллиннар, Гайнетдиновлар инде ничәме-ничә тапкыр клуб хезмәткәрләре оештырган ярышларда катнашып, призлы урыннар яулаган гаиләләр. Бу юлы да алар бердәм булып матур уен күрсәтте. Рәхмәт аларга.
- Иң олы рәхмәтебез чараны оештырган "Факел"лыларга. Безне тормыш мәшәкатьләреннән арындырып, дөньябызны онытып бәйрәм итәргә мөмкинлек биргән өчен. Балаларыбыз клубка бергә йөргәч, әти-әниләр дә үз туганнарың кебек булып бетә. "Факел"да хезмәт куючылар да бик якын үзебезгә. Без дә аларны ихластан үтеп киткән Гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Һәр гаиләдә тынычлык, иминлек булсын, - ди Илһамия Газизуллина.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев