Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Илдар Нәкыйпов «Хыял» кубогын икенче ел рәттән отты (фото)

«Хыял» яшьләр үзәгендә өстәл теннисы буенча IV турнир булып узды. Анда барлыгы 33 кеше катнашып, кискен ярышта җиңүчеләр билгеле булды.

Ир-егетләр арасында беренче урынга Балтачтан Илдар Нәкыйпов лаек булып, абсолют батыр исемен яулап, "Хыял "ның күчмә кубогын икенче ел рәттән үзендә калдырды, икенче урында шулай ук Балтачтан Ильяс Закиров, өченчелектә Нократ Аланыннан Олег Мартынов калды. Алар исә, диплом һәм медальләр белән бүләкләнделәр.
Гүзәл затларыбыз арасында Балтачтан Әлфия Зиатдинова беренчелекне берәүгә дә бирмәде һәм шул җиңүе өчен статуэтка белән бүләкләнде. Икенче урында Чутайдан Алсу Җамалиева, өченче урында Бөрбаштан Илүзә Шәйхетдинова калдылар. Җиңүче кызлар шулай ук дипломнар һәм медальләргә лаек булдылар. Әлеге чарада катнашкан һәрбер кеше кәеф күтәренкелеге һәм яхшы кәеф белән кайтып китте.


Фотолар Альмира Филиппованыкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250