Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Җиңүләребез һәм җиңүчеләребез бик күп” (+фото)

Районыбызда спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга зур әһәмият бирелә. Бу, әлбәттә, төрле авыллардагы спорткомплексларның эшчәнлегеннән дә, бассейнга халыкның яратып йөрүеннән дә, кичләрен урамда скандинавиячә йөрүчеләр күп булу белән дә аңлатыла.

Шулай ук спортчыларыбызның район, республика, илкүләм генә түгел, бөтендөнья ярышларында да җиңү яулап, Балтачны танытулары моның иң зур дәлиле булып тора.

Күп кенә спорт объектларын үз канаты астына туплаган, уңышлы гына эшләп килүче “Балтач” спорт сарае, аның еллык эшчәнлеге, бүгенге торышы хакында җитәкчелек дилбегәсен ике елдан артык үз кулларында ныклап тотучы Марат Исмәгыйлев белән сөйләшеп узарбыз.

– Марат Фәритович, “Балтач” универсаль спорт сарае үз диварлары белән генә эшне туктатмый, сезнең тагын башка биналарыгыз да бар бит?

– Әйе, спорткомплекстан тыш, 2018 елдан “Дулкын” бассейны бик матур гына эшләп килә, анда әле тренажер залы да урнашкан, теләгән һәркем килеп шөгыльләнә ала. Салавычта ике катлы спорткомплекс бар, анда көрәш һәм кул көрәше буенча ике тренер уңышлы гына хезмәт куя. Берничә ел туктап торганнан соң, бик тиздән Кариле спорткомплексы капиталь ремонттан соң яңадан үз ишекләрен ачарга җыена. Анда да баскетбол, көрәш, хоккей түгәрәкләре башланып китәчәк. Шулай ук модульле чаңгы базасы бар, ул “Сабантуй” паркында урнашкан. Кышкы чорда райондашларыбыз арасында ул бик популяр, аңа ихтыяҗ зур. Анда киенү-чишенү бүлмәләре дә, душ керенү бүлмәсе дә бар, прокат эшли һәм әлеге мөмкинлекләрдән бөтен райондашларыбыз да файдалана ала. Шулай ук шушы ук паркта ГТО тапшырырга әзерли торган комплекс бар. Теләге булган һәрбер райондашыбыз анда килеп шөгыльләнеп, үз сәламәтлеген кайгырта ала.

– Коронавирус куркынычы зур булу сәбәпле, бик күп объектлар үз эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр булдылар, шул исәптән сез дә. Ә яңа уку елыннан гадәти режимда эшне башлап җибәрә алдыгызмы?

– Спорт мәктәбе елдагыча эшне 1 сентябрьдән башлап җибәрде, бүгенге көндә 9 спорт төрендә: көрәш, йөзү, чаңгы, бөтен стильле каратэ, армрестлинг, хоккей, баскетбол, волейбол, бадминтон, шахмат тренировкалары үтә. Һәм әлеге түгәрәкләрдә барлыгы 1226 бала бушка шөгыльләнә. Алар белән үз эшләренең чын осталары булган тренерлар эшли. Шушы араларда йөзү буенча түләүле төркемнәр җыярга планлаштырабыз. Яшь белгеч Әлфинә Сабитова 4-6 яшьлек балалар өчен түләүле фитнес түгәрәге ачып җибәрде.

– Бер ел эчендә ирешелгән уңышлар белән дә таныштырып үтсәгезче.

– Пандемия чорында күп кенә спорт чаралары үткәрелми дә калды, шулай да җиңүләребез һәм җиңүчеләребез бик күп. Аларның һәркайсын биредә санап бетереп булмый, алай да иң-иңнәрен атап үтәсе килә. Чаңгы буенча Татарстан беренчелегендә Зәйнәп Нигъмәтҗанова беренче урын яулады, тренеры Рәлиф Әскаров. Россиякүләм “Алтын алка” ярышында 2004-2005 елгы хоккейчы егетләребездән тупланган “Балтач” командасы беренчелекне яулады, шушы ук турнирда 2006-2007 елгы хоккейчыларыбыз да җиңүчеләр булып танылдылар. Кул көрәше буенча Россия беренчелегендә 2001-2004 елгы спортчылар арасында Айгөл Вәлиева – беренче, Эльвира Сәләхетдинова 3 урынга лаек булды. 2005-2006 елгы спортчылар арасында Камилә Вәлиева шулай ук 3 урынны яулады. Кул көрәше буенча Европа чемпионаты һәм беренчелегендә Алсинә Мостафина ике кулдан да беренчелекне, Айгөл Вәлиева сул кулдан беренче урын, ә уң кулдан 3 урынны, Эльвира Сәләхетдинова ике кулдан да 2 урынны яуладылар. Шулай ук кул көрәше буенча дөнья чемпионаты һәм беренчелегендә Айгөл Вәлиева сул кулдан 3 урынны, уң кулдан 2 урынны яулады.

Татарстан беренче-легендә 2003-2004 елгы көрәшчеләр арасында Балтач командасы җиңүче булып танылды. Россия беренчелегендә дә көрәшче егетләребез сынатмады, Айзат Гәрәев, Булат Яруллин беренче урыннарны яуладылар.

Бүгенге көндә Казан олимпия резервы училищесында Ульяна Кумаева икенче елын шөгыльләнә, тренеры Р. Никитин. Ә быелгы уку елында Рәлиф Әскаров шәкерте Әмир Сөнгатуллин шөгыльләнә башлады.

– Коронавирус яңадан эшне туктатмасын өчен сез үзегезнең тарафтан, сездә спорт белән шөгыльләнүче райондашларыбызны бу афәттән ничек саклыйсыз?

– Спорт мәктәбендә коронавирус инфекциясенә каршы барлык саклык чаралары да саклана, ишектән керүгә антисептик белән куллар эшкәртелә, һәрбер кергән кешенең дә температурасы үлчәнә. Тренировкага балалар киенү-чишенү бүлмәләрендә алмашалар, эш кабинетларында, залларда, гомумән, бина эчендәге барлык җирләрдә дә 1,5 метр дистанция саклана. Аның өчен махсус билгеләр ябыштырылган, һәрбер хезмәткәр маскадан йөри. Һәр көнне хезмәткәрләрнең 4 сәгатьтән 4 сәгатькә температуралары үлчәнеп торыла, 2 сәгатьтән 2 сәгатькә бинадагы барлык спортинвентарьның, тренажерларның кеше тотып куллана торган өлешләренә дымлы җыештыру, дезинфекция үткәрелә. Һәрбер атнаның сишәмбе көнендә дезинфекция чараларын кулланып генераль җыештыру ясала, бина юып чыгарыла, гомумән, хезмәткәрләр арасында да, тренировкага килгән балалар, олы буын вәкилләре арасында да коронавирус инфекциясенә каршы профилактика чаралары бертуктаусыз аңлатыла. Аларның сәламәтлекләрен һәм гомерләрен саклап калу уңаеннан, барлык чаралар да каралган һәм дә үтәлә.

Гомумән, “Балтач” спорт мәктәбенә курыкмыйча килегез, спорт белән шөгыльләнегез, спортны яратыгыз диясем килә.

– Марат Фәритович, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Алга таба да эшегездә зурдан-зур уңышлар насыйп булып, безнең спортчылар Балтач данын еракларга танытсын.

– Изге теләкләрегез өчен зур рәхмәт. Минем үз чиратымда спортның зур әһәмиятен таныган әти-әниләргә рәхмәтемне ирештерәсем килә. Кечкенәдән ул һәм кызларында спортка мәхәббәт уятып, зур җиңүләргә әйдәп баралар. Әлбәттә, җиңүләребез бер генә кеше хезмәте түгел, ясле бакчасыннан алып, мәгариф, бөтен тармак коллективы хезмәте дә. Район җитәкчелеге дә һәрбер башлангычыбызны хуплап алып, нинди генә ярдәм кирәк булганда да безгә булышып килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев