Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңүләрнең башлангычы

Бу көннәрдә районыбыз шахмат дөньясы хәйран гына «кайнап алды». Күрше Мари Иле Республикасының Мари Төрек районы Кубогына узган ярышларда Балтач балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Ландыш Гарифуллина һәм Казанда югары уку йортында белем алучы Салават Габдрахманов бу ярышларда үзләренә тиңнәр булмавын раслап, чемпион булып кайттылар.

Муниципаль районнарның башкарма органнары хезмәткәрләренең республика Спартакиадасы кысаларында Сабада узган шахмат ярышларында янә безнекеләр үзләрен танытты. Районыбызның Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Хәкимов һәм район мәдәният бүлеге мөдире урынбасары Рәзинә Сәләхетдинова ярышларның чемпионы булдылар. Шушы олы җиңүләрнең башлангычы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе призына балалар арасында узучы ярышлардан бирелә дип уйлыйм. Ел да балаларның көзге каникул көннәрендә узучы ярышларның бай тарихы бар. Заманында Бөрбаш, Балтач мәктәпләрендә узган бу ярышлар соңгы елларда даими рәвештә Норма урта мәктәбендә үткәрелә башлады. Аллага шөкер, быелгы ярышлар да бик матур узды. Балаларның, аеруча кызларның осталыгына, матур уеннарына чын күңелемнән сокланып кайттым. Сокланмаслык мени! Инде Балтачның 1нче номерлы ясле-бакчасында тәрбияләнгәндә үк үзенең матур уены белән бөтен республикага танылган Гөлшан Сөләйманова (рәсемдә сулдан беренче) бу юлы да күпләрне сокланырга мәҗбүр итте. Бүгенге көндә Балтач урта мәктәбенең 1нче сыйныфында белем алучы Гөлшаныбыз 7-10нчы сыйныфта укучыларны отып, соңгы алтынчы турда гына, ярышларның җиңүчесе Карадуган урта мәктәбеннән 10нчы сыйныф укучысы Нурия Акбировага оттырып, өченче призлы урынны яулады. Ә менә күпләр зур өметләр баглаган, узган елгы ярышларның җиңүчесе Норма мәктәбеннән Ләйлә Камалиева коэффициентлар белән Гөлшаннан калышып, дүртенче булды. Икенче урында шулай ук Карадуган мәктәбеннән Алинә Шәрипова. Бу кызларыбыз да шаккатырды күпләрне. Малайларыбызга килсәк, Бөрбаш урта мәктәбеннән Илназ Гыйльметдинов ярышларның чемпионы булып танылды. Икенче-өченче урыннарны Балтач мәктәбеннән Альмир Гыйльметдинов һәм Айсаф Зәкиевлар бүлеште. Командалар арасында җиңү Бөрбаш мәктәбе уенчыларына елмайды. Икенче урында - Балтач мәктәбе, өченче урында Балтач балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе уенчылары. Алда, кышкы каникул көннәрендә балаларыбызны тагын бер дәрәҗәле ярыш көтә. Ул - мәгариф ветераны Рамил Фазлыев истәлегенә оештырылучы ярышлар. Очрашканга кадәр!

Искәрмә: 17 ноябрь көнне Чепья урта мәктәбендә Таһир Кадыймов истәлегенә, Чепья күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы призларына, район беренчелегенә шахмат ярышлары үтә. Башлану вакыты иртәнге сәгать - 9. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X