Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Илшат Шакиров балаларны сөендерде (фото)

Кечкенәләрнең хоккеена һава температурасының түбән булуы да комачау итмәде. Хәер, бәхетләре шуннандыр инде аларның. 2006-2007 елгы малайларның Соснада узган ярышлары көнендә дә термометр баганалары -28 градусны күрсәтте.

Ну, уйнап та карады инде малайларыбыз. Боздан "утлар" чыкты. Ничек уйнамыйсың инде Илшат абыйлары оештырган ярышта. Аннан ул үзе дә бер кая китмичә, малайларыбызга һәрдаим көч биреп торды. "Илшаттан күргән яхшылыклар санап бетергесез. Норма төбәгендә аның катнашыннан башка бер чара да узмый. Хоккей дисеңме, көрәш дисеңме, Сабантуйлары дисеңме... барысының да иганәчесе ул. Әле бу көннәрдә шугалагыбызны, мәктәп территориясен тулысы белән утлы итәргә йөри", - дип үз фикерләре белән уртаклашты Норма мәктәбе директоры Фәрт Газимович.

Ярышлар үз югарылыгында узып, тамашачысы да җитәрлек иде. Хәтта кайбер хуҗалык җитәкчеләре дә малайларының ярышын карарга килгән. Бу яшьтәге балалар арасында безнең беренчелек өчен көрәш нигездә Норма һәм Сосна малайлары арасында бара. Бу юлы да шулай булды.
Илшат Шакиров турниры Кубогын боз хуҗалары яулады. Икенче урында Сосна, өченче урында Түнтәр уенчылары. Дүртенче урынга чыккан балтачлылар да бүләксез калмады. Илшат абыйлары барысына да акчалата бүләкләрен тапшырды.
Иң яхшы уенчылар да аеруча күп булды бу ярышта. Түнтәрдән малайларга каршы торырлык итеп уйнаган кызларыбыз Газыймова Язилә белән Гимадетдинова Таңсылу, егетләрдән Шәрипов Рөстәм, Соснадан Ситдыйков Сәйдәш, Бөрбаштан Шакиров Әмир, Нормадан Раил Йосыповлар махсус бүләкләргә лаек булды. Кыскасы, муеннарына төрле дәрәҗәдәге медальләр тагып, дипломнар, акчалата бүләкләр алып, аерым сөенү белән таралышты балаларыбыз бу ярыштан. Рәхмәт яусын сиңа, Илшат!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250