Җиңмичә кайтмыйбыз
Татарча көрәш. Лаешта республика тарихында беренче мәртәбә 1992-1994нче елларда туган яшьләр арасында узган Татарстан беренчелегендә 85 килограмм үлчәү авырлыгында бил алышып, Арбор егете Салават Әсхәдуллин чемпион исемен яулады.
Шушы ук үлчәүдә Яңгулдан Руслан Рәфыйков Казанның Идел буе районы өчен бил алышып, икенче булды. Мамадыш районының Түбән Ушма авылында авылдашлары РСФСРның спорт остасы Рафаэль Мөхәммәтшин истәлегенә 1993-1995, 1998-2000нче елда туган балалар арасында оештырылган ярышлардан Чепьядан Илназ Минмуллин - беренче, Арбордан Фәнис Кәбиров икенче урын белән кайттылар.
Казан шәһәрендә 1997-1998нче елгы яшьләр арасында узган Рәсәй беренчелегендә бил алышып, Нөнәгәр урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Рәдис Сәмигуллин Рәсәй чемпионы исемен яулады. Даими рәвештә Малмыждан менеп Яңгулда Ранил Габдрахманов кул астында шөгыльләнеп, күп тапкырлар район чемпионы булган Айрат Хәйруллин бу юлы Киров өлкәсе өчен көрәшеп икенче булды.
Спорт туризмы. Мари Иленең Сернур районы Марисола авылында Мари Иленең ачык беренчелегендә безнең спорт мәктәбе тренеры Азат Хөснетдинов кул астында шөгыльләнүче Субаш укучылары көч сынашып кайттылар. Шәхси беренчелеккә узган бу ярышларда Илсур Вафин икенче призлы урынны алды.
Мини-футбол. Спорт мәктәбе тренеры Ильяс Галимуллин кул астында шөгыльләнүче 1997- 1998нче елгы укучылар арасында Биектауда, 1999-2000нче елгылар арасында Балык Бистәсендә узган зона ярышларында икенче урыннарны яулап, Бөгелмә һәм Болгар шәһәрләрендә узачак Татарстан беренчелегенә путевка алдылар. Теләчедә 2001-2002нче елгы балалар арасында узган ярышларда алар өченче булдылар.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 май 2022 - 08:11Йомырканы сытып, сөттә пешерегез! Шул вакытта аның файдасы тагын да күбрәк булыр.1001
-
21 май 2022 - 21:41Туй алдыннан хыянәт итте Туй көне билгеләнгән иде инде. Зурдан кубып туйга әзерләнеп йөргәндә, яраткан кешемнең хыянәт итүен белдем. Бу хәл аяз көнне яшен суккандай булды.29201
-
21 май 2022 - 20:11JuniorSkills, район башлыгы гранты, 345 ноутбук... Районда «Талантлар парады» узды.17000
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар20500
-
20 май 2022 - 14:46Данилның батырлыгы мәңгелек Үз гомерен куркыныч астына куеп ирешелгән батырлыгы Данилның әти-әнисенең күңеленә канлы күз яшьләре белән язылып, бүген дә сыкрый торган яра булып тора...69301
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика