Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кабат очрашырбыз әле

Шахмат уеннары ветераны Габдрәфыйк Гозәер улы Фәйзрахманов районыбызның шахмат тарихына үзеннән бик зур өлеш керткән шәхесләребезнең берсе. 1980-1990 еллар...

Берсен-берсе уздырып уйный торган Габдрәфыйк Фәйзрахманов, Равил Хәбибуллин, Рамил Фазлыев, Васыйл Гарифуллин (өчесе мәрхүм, урыннары оҗмахта булсын), Камил Мөхәрләмов әз генә буш вакытлары чыгуга пионерлар йортына җыйнала торган иделәр. Әй, китә торган иде шуннан уеннар, үзара бәхәсләшүләр... Бүген Габдрәфыйк Гозәерович үзе генә уйнап калмыйча, балаларны да өйрәтә башлады. Икенче елын инде кечкенә балалар арасында үз призына ярышлар уздыра. «Елдан-ел зур колач ала ярышларым. Быелгысын районара итеп уздырырга булдык. Очрашу урыны итеп Бөрбаш җирлеген сайладым. Монда минем шахматчы дусларым Тәнвир, Сәйдәш, Наил, Хәмит бар. Гүзәл Галимулловна, Ландыш Васыйловна кебек киңәшчеләрем бар. Шуңа да һәр елны бу ярышны шушында уздырырга дигән карарга килдем», диде ул миңа. «Очрашу өчен урыны да бик уңайлы. Ут күршеләребез кукмаралыларга да, сабалыларга да монда килү бик җайлы», дип азсызыклап узды үз чыгышында Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Хәкимов. Мәктәп директоры Гүзәл Бариева да балаларны биредә күрүенә шат булуын белдерде.

Кичкә кадәр авыл китапханәсе балаларның, аларны озатып йөрүче әти-әниләрнең, әби-бабайларның шат авазыннан тынып тормады. Балтачтан, Кукмарадан, Ядегәрдән, Сабадан, Шәмәрдәннән 1999нчы елда һәм аннан соңгы елларда туган 38 бала килгән иде. Ярышлар швейцар системасы буенча 7 турда уздырылды. Акчалата бүләкләрне бик мулдан алып килгән Габдрәфыйк Гозәерович бөрбашлыларны аерым билгеләп үтәргә булды. Шәхси беренчелек алар арасында да, гомуми нәтиҗәләр буенча да чыгарылды. 1нче-3нче урыннарны алган Бөрбаш укучылары Ләйсән Хәйруллина һәм Самат Кәримуллин, Диләрә Әсәдуллина һәм Илназ Гыйльметдинов, Гөлшат Закирова (Ядегәр) һәм Рүзәл Фәхретдинов лаек булдылар бүләкләргә. Читтән килгәннәр арасында исә 1-3 нче урыннарны Гөлшан Сөләйманова (Балтач) һәм Әмир Хисмәтов (Саба), Рамилә Шаһимәрдәнова (Балтач) һәм Тимерхан Әкбәров (спорт мәктәбе), Ралина Хәмидуллина (Норма) һәм Илсаф Шакиров (спорт мәктәбе) бүлештеләр. Бөрбаш урта мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Әмир Шакиров исә махсус бүләккә лаек булды. Команда беренчелегендә бөрбашлыларга тиңнәр булмады. Икенче урында Балтач спорт мәктәбе командасы булса, өченчедә - нормалылар. Гүзәл Галимулловна барлык уенчыларга, ярышларны оештыручыларга олы рәхмәтен җиткереп, Габдрәфыйк Фәйзрахмановка, Ландыш Гарифуллинага һәм миңа үзенең бүләкләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250