Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Кама"лылар сөендерә

"Кама" авыл хуҗалыгы кооперативы эшчәннәре үзләренең мул унышлары белән районыбызны сөендерсәләр, ел саен үз призларына кул көрәше ярышлары оештырып, балаларны сөендерәләр.

Быел да шулай булды. Пыжмара мәдәният йорты көне буе шаулап торды. 1998-2000, 2001-2002 елларда туган кызлар-егетләр 28 үлчәү авырлыгында беләкләренең ныклыгын сынадылар. 1998-2000 елгылар арасында чемпионнар булып Яңгулдан Рамазан Нәкыйпов /50 кг/, Ришат Фәйзрахманов /65 кг/,Руфия Газимҗанова /60 кг/, Арча агроколлиятенең Нормадагы филиалыннан Раниф Мөбәрәкшин /55 кг/,Рәсим Хисамиев /70 кг/,Марат Әхмәтҗанов /80 кг/, Наилә Абделхакова /55 кг/, Кунырдан Рәмзил Шиһабетдинов /60 кг/, Зилә Шәйхетдинова /50 кг/, Салавычтан Дилүс Сабиров /+80 кг/, Нөнәгәрдән Айсылу Габделхаева /45 кг/, Алсу Фазылянова /65 кг/, Бөрбаштан Ралия Хисаметдинова /70 кг/, Субаштан Фәнилә Гыйльманова /+70 кг/ танылдылар.
2001-2002 елгылар арасында исә җиңүчеләр булып Нөнәгәрдән Ильмир Гыйльфанов /45 кг/,Данил Гайфетдинов /60 кг/, Гөлфинә Фазылҗанова /50 кг/,Салавычтан Салават Латыйпов /50 кг/, Айгөл Бариева /45 кг/, Ландыш Хәкимова /70 кг/, Бөрбаштан Ранис Миннебаев /55 кг/, Фаннур Шәйхетдинов /70 кг/, Әлфинә Галимова /+70 кг/, Субаштан Рәмзил Гыйльманов /65 кг/, Арбордан Рөстәм Низамов /+70 кг/, Түнтәрдән Назилә Шәрәфиева /55 кг/, Чепьядан Татьяна Арыкова /60 кг/ танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250