Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Мин футболга уңай карыйм

Мөфти сүзләренчә, футбол кешене физик һәм рухи яктан тәрбияли.

Бүген Конфедерацияләр кубогына аккредитация узмаган каләм әһелләре өчен уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Самигуллин "Конфедерацияләр кубогының конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгутыда роле" темасына фикер алышты.

"Дин кешеләргә үлгәндә генә түгел, яшәгәндә дә булышыга тиеш. Шуңа күрә футболга мин уңай карыйм, без Конфедерацияләр Кубогына шатбыз. Спорт, шул исәптән футбол да, халыкка физик һәм рухи яктан тәрбияви мәгънә бирә", - дип сөйләде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
"Мин үзем дә кечкенә вакытта футболны яраттым. Карарга гына түгел, ә уйнарга да. Изге Рамазан ае булганга Конфедерацияләр кубогы уеннарын карый алмадым. Әмма миңа Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан шалтыратып, нәтиҗәләр белән таныштырып барды", - диде мөфти.
tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250